+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 ноябрь 2025, 03:55

Уфада ничә миллиардер яши?

Ә миллионерлар күпме? Бу хакта салым органнары хәбәр итә.

Уфада ничә миллиардер яши?Уфада ничә миллиардер яши?
Уфада ничә миллиардер яши?
Башкортстан башкаласында 2024 елда кереме бер миллиард сумнан артып киткән 18 кеше яши. Шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр иткәнчә, республикада барлыгы шундый керемле 21 кеше исәпләнә, калган өч миллиардер төбәкнең башка торак пунктларында теркәлгән.

Башкортстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр итүенчә, узган ел нәтиҗәләре буенча төбәктә кереме бер миллион сумнан артып киткән 87 мең салым түләүче теркәлгән.
 
Ә сез начар яшибез дисез...
 
Фото: мк.ру
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас