+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2025, 05:05

Ачык кое куркыныч яный иде...

Республикага идарә итү үзәге теркәгән “фаст-трек” төренә караган мөрәҗәгатьләр кичекмәстән хәл ителә.

Ачык кое куркыныч яный иде...Ачык кое куркыныч яный иде...
Ачык кое куркыныч яный иде...

Узган атнада Республикага идарә итү үзәге белгечләре халыктан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшне дәвам итте.

Менә хәл ителгән берничә инцидент. Уфа районының Булгаково авылында Шоссе урамында тукталыш павильоны урнаштырганнары өчен бер хатын-кыз шушында яшәүчеләрнең барысы исеменнән рәхмәт белдергән. ЦУР хезмәткәрләре әлеге проблеманы район хакимиятен­нән коллегалары һәм юл хезмәте бүлеге белгечләре белән бергә хәл иткән.
Бакалы районы үзәгендә Төзүчеләр урамындагы 1нче мәктәп янында автомобиль кую урыны оештырганнар. Иртән һәм көндез ата-аналар балаларын алырга килгәндә, юлда тукталган автомобиль­ләр аркасында узу уңайсыз, дигән хәбәрне халык социаль челтәрләрдә язган. Үтенечне ЦУР мәгълүмат системалары теркәгән, тиешле хезмәтләр эшкә алган. Хәзер Бакалы авылының 1нче мәктәбе янында хәвефсез.

Уфаның Октябрь районында яшәүче Юрий Гагарин урамындагы 3нче йортта хәл ителгән инцидент өчен рәхмәт белдергән – шушы адрес буенча балкондагы түшәмә плитәсен ремонтлаганнар. Моны эшләргә кирәклеге турында хатын-кыз социаль челтәрдә язган булган. Республикага идарә итү үзәге белгечләре үтенечне теркәгән һәм район хакимияте белән элемтәгә кергән. Анда билгеләп үтүләренчә, “проб­лема – контрольдә, ремонт ясарга кирәк, чөнки көзге-язгы вакытта балкон козырегыннан су үтә”. Мәсьәләне хәл итү өчен кыйммәтле альпинист хезмәтләре кирәк булган. Идарәче компания белгечләр яллаган, алар йорт балконындагы түшәмә плитәсен ремонтлап куйган.

Уфада Бородинская урамында тимер детальне кисеп алганнар, ул тукталышны сүткәннән соң асфальттан калкып торган булган. Аңа игътибар итү үтенечен 16 октябрьдә уяу кешеләр язган. Проблеманы Киров районы хакимияте хезмәткәрләре хәл иткән.

Әбҗәлил районының Красная Башкирия авылында Некрасов урамын яктыртуны тергезгәннәр. Уфада исә Әй урамында социаль челтәр­ләрдә мөрәҗәгатьтән соң агач ботакларын кискәннәр.

“Мәләвез районының Югары Юлдаш авылындагы 40 йортлык Үтәгулов урамында 3 яктырткыч эшли. Баганаларда яктырткычлар эленеп тора, ләкин алар янмый. Утларны тергезү буенча тиешле чаралар күрүегезне сорыйм! Урамда йөрү куркыныч!” – дип язган бер кеше социаль челтәрләрдә.
“Районның Җиргән авыл советыннан хәбәр итүләренчә, Үтәгулов урамындагы янып чыккан яктырткычлар ноябрь ахырына кадәр алыштырылачак. Бүген, 29 октябрьдә, аларны сатып алалар”, –─ дип җавап биргән Мәләвез районы хакимиятенең социаль ком­муникацияләр бүлеге җитәк­чесе.

Башкаланың Максим Рыль­ский урамындагы 28нче йорт ихатасында аркалы эскәмияләр урнаштырганнар. Бу хакта социаль челтәрләрдә урындагы кеше сораган. Аның үтенечен ЦУР белгечләре теркәгән, Октябрь районы хакимияте подрядчы хезмәтләр белән элемтәгә кереп, бер­ничә көннән ир-атның үте­нечен үтәгән.
Тагын бер хәл ителгән инцидент фаст-трек төренә карый: Благовещенда Демьян Бедный урамындагы 66нчы йорт янында ачык коены япканнар һәм ремонтлаганнар. Проблема турында халык

7 октябрьдә социаль челтәрдә язган. Благовещен районы хакимияте хезмәткәрләре әлеге адрес буенча “Водоканал” белгеч­ләрен җибәргән. Коены башта киртәләп алганнар, аннары ремонтлаганнар һәм өстен япканнар.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас