Ул аңа “Дәүләт хезмәтләре” порталында парольне алыштырырга кирәклеген әйткән, чөнки, янәсе, мошенниклар аңа ышаныч кәгазе рәсмиләштергән. Хатын, коты очып, бер белмәгән кешенең сүзен тыңлаган. Пароль алмашынганнан соң ул порталга керергә карар кылган, әмма телефон экранында кертелгән символларның дөрес тутырылмавын күргән. Шул вакыт теге хатын аңа башка пароль әйтеп биргән һәм уфалы, үз мәгълүматларына керү мөмкинлеге алып, сервиста ышаныч кәгазе күргән.
Аннары сөйләшүләр барышында җинаятьчеләр акчаларның куркыныч астында булуын һәм аларны саклау өчен тере акчага әйләндерергә кирәклеген хәбәр иткән. Шулай ук, аңа бу сөйләшү турында беркемгә дә хәбәр итмәскә кушканнар. Аферистлар, хатын-кызны куркытып, аңа карата, янәсе, дустанә булмаган дәүләтне спонсорлаган өчен җинаять эше кузгатачаклар, дип тә өстәгән.
Икенче көнне иртән ханым, билгесез кешеләрнең сүзләре турында уйланып, аларның кушуы буенча эш итмәскә була. Ул әлеге хәл турында полициягә хәбәр итә һәм исәбен блоклый.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы уяу булырга һәм акча күчергәндә мәгълүматны тикшерергә кирәклеген искәртә. Исегездә тотыгыз, бернинди "хәвефсез исәпләр" юк! СМС-хәбәрләрдән кодны беркемгә дә хәбәр итмәгез, шәхси һәм банк мәгълүматларын тапшырмагыз, өченче затларның үтенече буенча билгесез исәпләргә акча күчермәгез. Якыннарыгызны һәм танышларыгызны кисәтегез, бу хәлләр турында мөмкин кадәр ешрак сөйләгез һәм мошенникларга сезне алдарга мөмкинлек бирмәгез.
Фото: башинформ