+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Ноября 2025, 05:10

Наркотик сатучы һәм алучы тоткарланган

«Чиста буын» оператив-профилактик чарасы кысаларында Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре 49 яшьлек кешене тоткарлаган.

Наркотик сатучы һәм алучы тоткарланганНаркотик сатучы һәм алучы тоткарланган
Наркотик сатучы һәм алучы тоткарланган
Шәхси тикшерү барышында ир-атның кесәсендә 1 граммнан артык авырлыктагы гашиш һәм метил наркотик чарасы салынган полимер төргәк табылган һәм алынган.

Тоткарланучыга карата Русия Җинаять кодексының 228 мәддәсенең 2 өлешендә каралган билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган (наркотикларны законсыз сатып алу һәм зур күләмдә саклау). Шикләнелүчегә йорт аресты рәвешендә чик кую чарасы сайланган.

Полиция хезмәткәрләре ир-атның тыелган матдәне кемнән сатып алуын ачыклаган һәм тиздән наркотиклар сатуда шикләнелүчене тоткарлаган. Ул элек хөкем ителгән 47 яшьлек кеше булып чыккан, аны тикшерү вакытында полицейскийлар гашиш салынган 3 полимер төргәк һәм гомум авырлыгы 3 граммнан артык метил тартып алган.

Шикләнелүче үз гаебен таныган. Ул наркотикларны интернет аша сату максаты белән сатып алуы турында сөйләгән. Ир-атка карата 2 җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы сак астында.
 
Фото: "пресс-служба МВД по РБ"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас