+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 ноябрь 2025, 06:35

Уфа урамнарының берсе Жириновский исемен йөртәчәк

Республикада Владимир Жириновскийның тууына 80 ел тулуны билгеләячәкләр. Әле шуңа әзерлек бара.

Уфа урамнарының берсе Жириновский исемен йөртәчәкУфа урамнарының берсе Жириновский исемен йөртәчәк
Уфа урамнарының берсе Жириновский исемен йөртәчәк
Дәүләт җыелышы-Корылтайда күренекле сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе Владимир Жириновскийның тууына 80 ел тулуга багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырышны оештыру комитеты җитәкчесе, парламент Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Утырышны ачып, парламент спикеры булачак юбилейның аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

─ Русия Президенты Владимир Путинның Владимир Жириновскийның 80 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указы аның Русия парламентаризмы һәм дәүләтчелеге үсешенә керткән өлешен тануны ассызыклый. Безнең бурычыбыз ─ бу датага лаеклы әзерләнү һәм ил файдасына күп еллар эшләгән сәясәт турында истәлекне саклаячак чаралар үткәрү, – диде Константин Толкачев.

Утырыш барышында федераль һәм төбәк чараларына әзерлек турында мәгълүмат белән Дәүләт думасының милек, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, ЛДПР фракциясе әгъзасы Иван Сухарев чыгыш ясады.

Чарада катнашучылар төп чараларның республика планы проектын карадылар, ул 2026 елның апрелендә тантаналы җыелыш, бөтен республика буенча фәнни-агарту, мәдәни һәм спорт чараларын үз эченә ала.

Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлтелгән чараларга аерым игътибар бирелә. Оештыру комитетының планнарында ─ республиканың мәгариф учреждениеләрендә Владимир Жириновскийның Русия дәүләтчелеген үстерүгә керткән өлешенә багышланган ачык дәресләр үткәрү,тематик конкурслар һәм викториналар оештыру.

Күчмә фотокүргәзмә планлаштырылган, анда Владимир Жириновскийның тормышының төп мизгелләре һәм аның Башкортстан республикасында булу чорлары чагылдырылачак. Шулай ук, Уфа урамнарының берсенә Владимир Жириновский исемен бирү мәсьәләсе дә карала.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас