Кырмыскалы районы оешуның 95 еллыгы уңаеннан Мәдәният сараенда бәйрәм тантанасы узды. Күпсанлы мәртәбәле кунакларны, райондашларны бергә җыйган бу чараның бай программасы Кырмыскалының үткәненә сәяхәт кылырга, бай мәдәнияте белән якыннан танышырга, бүгенге уңыш-казанышларына ихлас сөенергә, аның төп байлыгы — күпмилләтле халкының бердәмлегенә, татулыгына сокланырга мөмкинлек бирде һәм туган җиребез белән горурлану, ватанпәрвәрлек хисләрен тагын да арттырды.
Күргәзмәдә – тарих
Районыбызга нигез салынганнан бирле берничә буын алышынган. Бу вакыт эчендә аның чикләре, структурасы үзгәргән, ләкин төп кыйммәте һәм байлыгы – күпмилләтле халкы, үткәннәргә хөрмәт, киләчәккә өмет белән карап, борынгы йолаларга тугры булып яшәвен дәвам итә, район үсешә, алга бара. Район Мәдәният сараеның икенче катында җәелдерелгән зур күргәзмә чикләрендә районыбызның, аның төрле өлкәләре һәм тармакларының барлыкка килүен күзалларга, чишмә башында торган һәм бүген без рәхәтләнеп эшләсен, иҗат итсен өчен барлык мөмкинлекләр булдыруга зур көчен салган җитәкчеләрне искә алырга, райондагы оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеге белән якыннан танышырга мөмкин булды.
Әлбәттә, һәрвакыттагыча, Кырмыскалы икмәк комбинатының продукциясе игътибар үзәгендә булды. Тезелеп киткән өстәлләрдә алар җитештергән нинди генә ризыклар юк, ә уртада – республикада гына түгел, илебездә танылу алган һәм “Русиянең иң яхшы товарлары” исемлегенә кергән Кырмыскалы икмәге. Бүген аның нинди генә төрләре пешерелми, кунаклар аларны тәмләп тә карады.
Сувенир продукциясен “Стендмастер” җәмгыяте тәкъдим итте, арада районның 95 еллыгына багышланганнары да бихисап иде. Карлыман сөт-консерва комбинаты үзенең уникаль куертылган сөтен алып килсә, “Кабак кирпече” дә нинди генә төзелеш материаллары җитештерми хәзер.
Төп игътибар, шулай ук, махсус хәрби операция темасына бирелде: анда район волонтерлары үзләре башкарган эшләр турында сөйләде, Тарих-туган якны өйрәнү музееның “Җиңүгә йөз белән” экспозициясе дә тәкъдим ителде.
Зәки Бикбаев җитәкчелегендәге “Йолдыз” эзтабарлар отрядының күргәзмәсе, башлыча, “Хәтер вахтасы”нда катнашу вакытында табылган экспозицияләрдән тора. Зәки Әхмәт улы билгеләвенчә, бүген районда өч йөзгә якын эзтабар исәпләнә, 9 мәктәпнең укучылары ел саен Ленинград өлкәсендә казыну, эзләнү эшләрендә катнаша.
Район гәзитенең беренче саны 1920 елның 1 мартында чыккан, әйткәндәй, басма архивында ул әле дә саклана. Авыр Бөек Ватан сугышы елларында да гәзит эшчәнлеген актив алып барган. Ә бүген ул, “Кармаскалинская новь”, “Үзән” һәм “Даирә” дип аталып, өч телдә дөнья күрә.
Район үзәк дәваханәсенең күргәзмәсе районда сәламәтлек саклау өлкәсенең үсешен чагылдырды. Беренче дәваханә 1918 елда ук барлыкка килсә, 1926 елда 10 урынлык стационар да була. Шул вакыттан ул үсешен дәвам итә һәм халык сәламәтлеге сагында тора. Бүген биредә 547 хезмәткәр эшли, шуның 111е – табиблар.
Ветеринария станциясенең күргәзмәсе дә бай. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, берничә ел элек алар үзләренең музеен да булдырды.
Кыскасы, район тарихын чагылдырган күргәзмә юбилей чарасының эчтәлеген баетты. Кунаклар һәр оешма һәм предприятиенең экспозициясе алдында туктап, үткәннәрне искә алды, бүгенгесе белән чын күңелдән горурланды.
Талантлар һәм батырлар төяге
Тамаша залында да кунакларга бәйрәм уңаеннан әзерләнгән бай программа тәкъдим ителде.
Кырмыскалы җире — бик күп талантлы шәхесләрнең туган төяге. Алар үзләренең хезмәте белән кече Ватанын данлый, бүген күпләре читтә яшәсә дә, элемтәне өзми, кайта, ярдәм күрсәтә. Әлеге чара да туган якларын яратучы кешеләрне бергә җыйды. Тантанада район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов, Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың торышына күзәтчелек буенча дәүләт комитеты рәисе Урал Искәндәров, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Юлия Краснова, Тимергали Уразгулов, Айнур Гайнуллин, районның шәрәфле шәхесләре, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре һәм бихисап кунаклар катнашты.
Тантананы ачып, муниципалитет хакимияте башлыгы районның тарихына, ирешелгән уңышларга тукталды, алдынгы хезмәткәрләрне котлады. Районыбызның төп байлыгы – аның халкы, дип билгеләде ул. Бүген биредә 30дан артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши, намуслы хезмәтләре белән район үсешенә зур өлеш кертә. Бу бердәмлек бүген аеруча мөһим. 2022 елдан башлап Кырмыскалы районы ир-егетләре махсус хәрби операциядә катнаша, илебез азатлыгы өчен көрәшә. Тылдагылар да Җиңүне якынайтуга зур көч сала, яугирләргә төрле ярдәм күрсәтә. Башкача булу мөмкин дә түгел, Бөек Ватан сугышы елларында да, башка хәрби хәрәкәтләрдә дә кырмыскалылылар кыюлык, батырлык үрнәге күрсәткән.
Кырмыскалылыларның хезмәт батырлыклары белән дә горурланабыз, аларның өлеше районның гына түгел, республика һәм илебез тарихына кергән.
Бүген дә район халкы күркәм йолаларга тугры кала. Биредә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту, уңайлы мохит булдыру өчен байтак эш башкарыла. Соңгы еллар эчендә генә дә 8 парк һәм иҗтимагый территория төзелде, 17 фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелде, Олыкүл авылында зур Мәдәният йорты төзекләндерелде, Кабак авылында — балалар бакчасы һәм Мәдәният йорты, Прибельский авылында мәктәп файдалануга тапшырылды. Әлбәттә, болар районда яшәүчеләр өчен башкарылган эшләрнең бер өлеше генә. Гомумән, юл эшчәнлеге, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләре дә игътибар үзәгендә. Авырлыкларга карамастан, район үсешә, алга бара. Район хакимияте башлыгы боларның һәммәсенә тукталып үтте һәм, районыбызның киләчәктә дә үсешенә ышаныч белдереп, бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерде.
Бу көнне үзләренең намуслы хезмәте, эшенә җаваплы карашы белән аерылып торучы фидакарьләр лаеклы бүләкләрен алды. Аларны хезмәт алдынгыларына Әлфир Сабиров, Юлия Краснова, Тимергали Уразгулов һәм Нияз Фазылов тапшырдылар.
Барлык бүләкләнүчеләр арасында аерым урынны менә шундый чараларны үткәрә алу мөмкинлеге биргән кешеләр – хәрбиләр алып торды. Алар, үзләренең сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп, дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклап, дүртенче ел дошманнар белән көрәшә. Бу көнне дә Николаевка авылыннан Александр Баранов, Бозаяздан Евгений Другалиев, Антоновкадан Николай Кириллов район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Юбилей чарасы кунакларның чыгышлары, тәбрикләү мизгелләре, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм концертында иң яхшы сәнгать коллективлары һәм башкаручылар чыгыш ясады. Сәхнәдә районның бүгенге көнгә кадәрге үсеш этаплары, аның халкының фидакарь хезмәте, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, төрле милләт вәкилләренең бердәмлеге һәм туган җиргә мәхәббәте киң чагылыш тапты. Бу көн һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды һәм районыбызның киләчәктә дә ышанычлы адымнар белән алга барачагына ышанычны ныгытты.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.