+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 ноябрь 2025, 12:54

Баланы маймыл тешләгән

Стәрлетамакта яшәүче гаилә бәлагә тарыган.

Баланы маймыл тешләгәнБаланы маймыл тешләгән
Баланы маймыл тешләгән

Бу хакта мэриядәге оператив киңәшмәдә "Роспотребнадзор"ның Башкортстан төбәк бүлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Айгөл Гобәйдуллина хәбәр итә. Матбугат хезмәтендә ачыклауларынча, инцидент чит илдә ял иткәндә булган. Ул җитди нәтиҗәләрсез узган.

Күзәтчелек ведомствосында, кыргый хайваннар белән аралашканда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү мөһим, дип искәртәләр. Хайванны күргәндә, тиен булсынмы ул, яки, мисал өчен, төлкеме, аның игътибарын җәлеп итәргә, якын килергә, ашатырга, аның белән фотога төшәргә, видео яздырырга кирәкми.

Башка илләргә ялга барганда «экзотик» авыруларны кисәтү турында да истә тотарга кирәк: экскурсияләр вакытында хайваннар белән элемтәгә кермәү, ялга очар алдыннан үз туроператорыңнан, яки "Роспотребнадзор" сайтыннан актуаль мәгълүмат алу фарыз.

Фото: "Башинфом"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас