+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 ноябрь 2025, 07:10

Банк хезмәткәрләре коткарып калган

Башкортстанда "Сбербанк" хезмәткәрләре ике кешене мошенниклык гамәлләреннән коткарган.

Банк хезмәткәрләре коткарып калганБанк хезмәткәрләре коткарып калган
Банк хезмәткәрләре коткарып калган
Кичә полициягә 83 һәм 85 яшьлек әбекәйләр мөрәҗәгать иткән, алар үзләрен алдарга тырышулары турында сөйләгән.

Әйтик, 85 яшьлек пенсионер полицейскийларга аның телефонына билгесез номердан шалтырату килүен хәбәр иткән. Әңгәмәдәш үзен Социаль фонд хезмәткәре дип таныштырган һәм аңа пенсияне дөрес түләмәүләре турында белдергән. Хатаны төзәтү өчен шәхси мәгълүматларны әйтеп бирүен сораган.

Шуннан соң аның белән "хокук саклау органнары хезмәткәрләре" элемтәгә керә башлаган. Алар, аның мәгълүматларына мошенниклар хуҗа булган, дип, банк бүлегенә җибәргән, анда ул акчаларын алырга тиеш, дигәннәр. Әмма Төхвәт Янәби урамында урнашкан «Сбербанк» хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешене уйланылмаган гамәлдән туктаткан. Алар миллион сумга якын акчаны саклап калган.

83 яшьлек хатынга исә көндезге сәгать икеләр тирәсендә стационар телефонга бер ир шалтырата. Ул үзен аның улы дип таныштыра һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен хәбәр итә. Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен аңа 800 мең сум кирәк, имеш. Алга таба аферистлар инде эшләнгән схема буенча тикшерүче исеменнән шалтыратуны тормышка ашырган һәм хатын-кызны банкка акча алу өчен җибәргән. Анда Первомайская урамында урнашкан «Сбербанк» хезмәткәре клиентның мошенниклар йогынтысында булуын аңлаган һәм бу хакта полициягә хәбәр иткән.

Якын арада «Саклык банкы» хезмәткәрләре бүләкләү өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенә чакырылачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас