Республика җитәкчесе Филаретны вазыйфага билгеләнүе белән котлады.
– Без - зур, күпмилләтле республика. Башкортстанда төрле дин вәкилләре дус һәм тату яши. Бу - шул исәптән рухи лидерларыбызның да казанышы, - диде Радий Хәбиров. - Владыка Никон үз хезмәте чорында җәмгыятебезнең бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертте. Ышанам ки, Сез дә үзегезгә йөкләнгән миссияне лаеклы үтәрсез. Үз ягыбыздан хезмәттәшлек өчен без һәрвакыт ачык.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәк территориясендә меценатлар ярдәмендә күп санда дини объектлар төзелә. Әйтик, Уфада “Әр-Рәхим” мәчете һәм Воскресенье кафедраль соборы төзелеше дәвам итә.
Уфа һәм Башкортстан епискобы Филарет төбәк җитәкчелегенә конфессияара тынычлыкны саклауга зур игътибар биргәне һәм традицион диннәргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru