+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 ноябрь 2025, 04:40

Вейплар ничек сәламәтлекне юкка чыгара?

Тәмәкенең зыяны турында “бер тамчы никотин атны үтерә” дигән гыйбарәне күптән беләбез. Ә менә вейплар озак вакыт зарарсыз, хәтта тәмәке тартуга каршы көрәштә ярдәм итә алган девайс булып саналды. Ләкин яңа модалы мавыгу сарык тиресендәге бүре булып чыкты. Галимнәр ачыклавынча, ул сәламәтлеккә төзәтеп булмаслык зыян сала. 

Вейплар ничек сәламәтлекне юкка чыгара?Вейплар ничек сәламәтлекне юкка чыгара?
Вейплар ничек сәламәтлекне юкка чыгара?
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, психиатр-наркологы Татьяна Старостина белән вейплар турындагы киң таралган биш уйдырманы фаш иттек.

1. Тәмәкедән хәвефсезрәк

Бу алай түгел. Гадәти тәмәке, вейплар, электрон сигарет тарту сәламәтлеккә зур зыян китерә. Әйе, вейпларда тәмәке төтене юк, тик анда да никотин – бәйлелек тудыручы агулы матдә бар. Никотин үсмерләргә аеруча начар тәэсир итә. Тәмәке тарту/парлау гадәте барлык органнар эшчәнлегендә тискәре чагылыш таба. Яшь кешеләрдә ул гормональ үзгәрешләргә китерә, репродуктив функция бозыла (ягъни тәмәке тарту түлсезлек сәбәбе булырга мөмкин), борчылу барлыкка килә.
 
Вейплар өчен кайвакыт никотинсыз сыекчалар кулланалар (шуңардан алар хәвефсез дигән уйдырма барлыкка килгән дә), тик составындагы никотиннан тыш, анда башка токсик матдәләр дә бар, мәсәлән, пропиленгликоль. Бу матдәләр, майлар, шулай ук, җитди авырулар, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары үсешенә китерә. “Вейперлар авыруы”, EVALI синдромы (үпкәләр зарарланганда температура, йөткерү, сулыш алу авырлашу барлыкка килә) аны куллана башлаганнан соң өч ай узгач та барлыкка килергә мөмкин.

2. Тартуны ташларга ярдәм итә

Кешелек дөньясы туплап өлгергән зур булмаган парлау тәҗрибәсе вейпларның һәм электрон тәмәке­ләрнең яман гадәткә каршы көрәштә ярдәм итмәвен, ә аны катлауландыруын гына исбатлый. Кешедә тәмәке тарту процессына психологик бәйлелек саклана. Организмга зарарлы матдәләрнең нинди юл белән эләгүе мөһим түгел, ул алардан бертигез интегә.
Никотинга бәйлелекне дәвалаганда шикле экспериментларга бару кирәкми, сыналган ысулларны: психолог сеансларын, пластырьлар, дарулар кулланыгыз.
 
ӘЙТКӘНДӘЙ...
Заманча вейпларны Кытай фармацевты Хон Лик уйлап тапкан. 2003 елда ул дөньяга үзенең табышын тәкъдим итә, аның фикеренчә, ул кешеләрне тәмәке тарту гадәтеннән арындырырга тиеш була. Аның әтисе — тәмәке тартуга хирыс кеше ─— үпкә рагыннан үлгән.
Хон Лик никотин сыекчасы тәмәке яндыруга караганда хәвефсезрәк булачак, дип саный. Әмма “тәмле” никотин тагын да зуррак монстр булып чыкты. Идеяне күтәреп алган бизнесменнар тараткан хәвефсез альтернатива сыйфатында вейплар бөтен дөнья буйлап таралды. Хон Лик исә үзе тәмәке тартуын ташлый алмаган.

3. Әйләнә-тирәдәгеләр өчен зы­яны юк

Парлау, тәмәке төтенен сулау кебек үк, тәмәке тарту­чы­ның гына түгел, аның якыннарының да сәламәт­легенә зыян китерергә мөмкин. Бу су пары гына түгел, анда аллергия китереп чыгарырга мөмкин булган канцерогеннар, глицерин, ароматизаторлар бар.
 
 
Әгәр дә кеше никотинлы сыекчалар куллана икән, моның зыяны аеруча зур. Пассив тәмәке тартучыда бронхит, тын кысылу барлыкка килергә мөмкин. Никотин вейпы пары йөкле хатын һәм аның баласы өчен дә хәвефле: плацента аша үтеп, никотин тукымаларда кислород җитешмәүгә китерә, яралгының нерв һәм иммун системасын зарарлый.
Хәтта сез никотинсыз сыекча куллансагыз да, аның анда булмавына тулы ышаныч юк. Вейплар өчен катнашманың составын беркем дә контрольдә тотмый (тикшерү өчен законнар юк), шуңа күрә аларда теләсә нәрсә булырга мөмкин.

4. Тәмле ароматизаторлар зарарсыз
Вейпларның хәвефе шунда: алар зарарсыз булып тоела һәм тәме дә тәмле була. Нәкъ менә аның тәменә алданып, үсмерләр еш кына вейп тарта башлый. Конфет, җиләк-җимеш тәме — ниндиләре генә юк!
 
Хуш исләр баш миен алдый һәм күңелле тойгылар тудыра, вейплар хәвефле дигән сөйләшүләр икенче планга күчә. Шул рәвешле, тәмәке тартучылар сафына һаман да күбрәк кеше кушыла һәм үз сәламәтлекләрен юкка чыгара.

5. Модалы мавыгу

Юк. Теләсә нинди бәйлелек беркайчан да текә һәм модалы булмаячак. Кешелек дөньясы инде гадәттән тыш зарарлы мавыгуларны узды, ләкин аек акыл һәрвакыт җиңә, аңа вакытында колак салырга гына кирәк.
Вейпларның “модалы” төтене, галимнәрнең тикшеренүләреннән соң, властьлар бу бәйлелеккә каршы көрәшне катгыйландырганнан соң таралачак, ә менә югалткан сәламәтлекне кайтару җиңел булмаячак. Шуңа күрә башларга кирәкме?


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас