+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 ноябрь 2025, 07:35

Үлем сатучы хатын тоткарланган

Стәрлетамакта хокук сакчылары наркотиклар саклауда шикләнеп 39 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган.

Үлем сатучы хатын тоткарланганҮлем сатучы хатын тоткарланган
Үлем сатучы хатын тоткарланган
Кулга алу «Чиста буын» оператив-профилактик чарасы кысаларында булган.

Шәхси тикшерү вакытында хатын-кыздан 1 граммнан артык авырлыктагы тыелган матдә салынган полимер пакет алынган. Беренчел мәгълүмат буенча, наркотикны ул Интернет аша сатып алган, элемтә өчен популяр мессенджердан кулланган.

Тоткарланучыга карата наркотикларны законсыз рәвештә зур күләмдә сатып алу һәм саклау турындагы мәддә буенча җинаять эше кузгатылган. Суд кулга алу рәвешендә чик кую чарасын сайлады.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас