Башкортстан кешеләре мошенникларга тир түгеп эшләп тапкан акчаларын һәм кредитка алынган миллионнарны күчерүне дәвам итә. Аферистларның үзен яки танышларын ничек алдавы турында, мөгаен, һәркемнең үз тарихы бардыр. Схемалар билгеле, әмма кешеләр яңа сценарийлар тозагына эләгүен дәвам итә. Редакция “Башкортстанның финанс үзәге” белән берлектә “яңа ысуллар”ның соңгы исемлеген төзеде.
Елның төп “алдау схемасы”
Башкортстан кешеләре күпчелек очракта күп адымлы манипуляцияләр тозагына каба. Мошенниклар абонентны куркыту һәм ышандыру өчен тулы бер спектакльләр оештыра.
1нче адым. Тәүдә мошенниклар гадәти тормыш сәбәпләре буенча шалтырата. Вариантлар күптөрле булырга мөмкин: идарәче компания домофон ачкычларын алмаштыра, счетчикларны тикшерә һәм алмаштыра; туган көнгә аноним чәчәк бәйләме алып килгәннәр. Максат – ышанычны яулау һәм кодны кулга төшерү.
Исегездә тотыгыз! Бер генә ведомствога да Дәүләт хезмәтләреннән код кирәкми!
2нче адым. Корбанга “коткаручы” шалтыратып, җаваплылык белән куркыта һәм “акчаны коткарырга ярдәм итә” башлый. Мәсәлән, әңгәмәдәш акчаны хәзер үк кешенең исәбеннән ВСУга күчерәләр дип әйтергә мөмкин. Ә аннары акчаны саклап калу һәм террорчылыкта гаепләүләрдән саклану өчен кешегә ниләр эшләргә күрсәтмә бирә.
Мошенниклар өчен иң мөһиме, корбан үз акчаларын үзе салдырсын, кредитлар рәсмиләштерсен һәм акчаларын китереп бирсен. Ул очракта мошенниклык фактын исбатлау авыр булачак.
Бу сүзләрне мошенниклар гына әйтә:
– сезнең исәптән ВСУга ярдәмгә акча күчерелде;
– сез террорчылыкта һәм экстремизмда шикләнеләсез;
– сез дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнәсез.
Исегездә тотыгыз, бу –─ ялган! ФСБ хезмәткәрләре беркайчан да кешеләргә шалтыратмаячак һәм куркытмаячак.
Алга таба ниятләре нинди?
“Халык фронты” һәм “Мошеловка” проекты мошенниклар якын арада кулланачак схемалар рейтингын төзеде. Менә ихтимал булган вариантларның төп җидесе, алар хакында сезгә генә түгел, өлкән туганнарыгызга да белергә кирәк.
1нче схема. Ташламалар һәм түбән хакка сатулар. Кара җомга, кибердүшәмбе һәм Яңа ел ташламалары чоры җитә, алар вакытында мошенниклар түбән бәяле танылган брендлар һәм маркетплейслар сайтларын имитацияләүче ялган интернет-кибетләр оештыра. Ялган сайтларда алар шәхси мәгълүматларны һәм кодларны кулга төшерә.
Нишләргә: товарларны рәсми сайтлардан гына сатып алырга, маркетплейсларның кушымталарын рәсми кибеттән генә күчереп алырга, артык түбән бәяләргә ─– мошенниклыкның классик билгесенә игътибар итәргә.
2нче схема. Номерны блоклау. Корбанга оператор исеменнән номерны тиз арада блоклау турындагы хәбәр һәм ашыгыч рәвештә шәхесен раслауны таләп итеп шалтырату килә. Шулай ук, шәхесне раслау өчен элемтә операторының игезәк сайтына сылтама җибәрергә мөмкиннәр.
Нишләргә: рәсми кәрәзле элемтә салонына мөрәҗәгать итәргә, блокировка турындагы хәбәрләрдән сылтамалар буенча күчмәскә.
3нче схема. SIM-карталар сатып алу. Халык күп булган урында сезгә төрле сылтаулар белән SIM-карта рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Шулай ук, моның өчен акча түләргә тәкъдим итәчәкләр. Мондый SIM-карталар соңыннан мошенниклар тарафыннан идентификация кагыйдәләрен урап узу өчен файдаланыла. Ә картадан башкарылган барлык гамәлләр өчен нәтиҗәдә сез җавап тотачаксыз.
Нишләргә: бернинди шартларда да өченче зат-ларга тапшыру өчен SIM-картаны үз исемеңә рәсмиләштермәскә. Паспортны югалткан очракта Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итәргә һәм аңа рәсмиләштерелгән барлык SIM-карталарны блокларга.
4нче схема. Салым органыннан шалтырату. Мошенник үзен салым инспекторы итеп таныта һәм җиткерелмәгән мөрәҗәгатьләр һәм исәпләнгән штрафлар турында хәбәр итә. Шулай ук, ФНС исеменнән фишинг (ялган) сайтка илтүче белешмә дә килергә мөмкин.
Нишләргә: хатлардан һәм хәбәрләрдән сылтамалар буенча күчмәскә, мәгълүматны Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында һәм турыдан-туры инспекциягә мөрәҗәгать итеп ачыкларга. Салым инспекторлары телефоннан “штрафларны тиз арада түләгез” дигән таләп белән шалтыратмый.
5нче схема. Җылылык мәсьәләсе. Корбанга җылылык трассасын ремонтлау, яңадан исәпләүләр һәм компенсацияләр сылтавы белән идарәче компания исеменнән шалтыратулар килергә мөмкин. Эзләү системаларында “авария җылыту хезмәтләре” һәм ялган мастерларга юлыгырга мөмкин.
Нишләргә: йортның финанс мәсьәләләрен җыелышларда гына хәл итәргә, идарәче компаниядә диспетчерның номерын ачыкларга.
Сайтны тикшергәндә доменны теркәү датасын, юридик адресны һәм контактларны карарга, бәйсез мәйданчыкларда бәяләмәләрне укырга кирәк. Кешенең социаль челтәрдәге аккаунтын тикшергәндә, шулай ук, аны булдыру датасын һәм хуҗасының активлыгын ачыклау зарур. Мошенниклар сайтлары һәм аккаунтлары гадәттә яңа була һәм аларда бары тик реклама текстлары гына урын ала.
6нчы схема. Автомобильне кышка әзерләү. Интернетта шиналар яки аккумуляторлар сатучы ялган кибеткә юлыгырга мөмкин. Шулай ук яңа кышкы резинаны искесенә алыштыру белән күчмә шиномонтаж “хезмәтләре”; ялган “незамерзайкалар” сату һәм җәмәгать парковкасында ялган диагностикадан соң аккумуляторны ашыгыч рәвештә алыштыру да бар.
Нишләргә: автомобиль кирәк-яракларын, шиналарны тикшерелгән кибетләрдән һәм сайтлардан гына сатып алырга, тикшерелмәгән күчмә белгечләр хезмәтеннән файдаланмаска.
7нче схема. Сәламәтлек сату. Тылсымлы рәвештә ябыгырга һәм авырулардан котылырга ярдәм итүче могҗизалы чараларга һаман да ышаналар. Кешеләр, реклама һәм чагу рәсемнәргә алданып, сәламәтлекләрен һәм акчаларын куркыныч астына куеп, югары бәягә ялган препаратлар сатып алуны дәвам итә.
Нишләргә: даруларны һәм медицина препаратларын даруханәләрдән генә сатып алырга. Кайсы даруны да кабул итәр алдыннан табиб белән киңәшләшергә.