+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 ноябрь 2025, 06:43

Туган якны өйрәнү — изге эш

Туган як... Туган җир... Тәүге тапкыр күзләреңне ачып, дөньяга баккан, беренче адымнарыңны ясаган, балачагың, яшьлегең белән бәйле кабатланмас хис-тойгылар тупланган туган төбәгең хакында күп җырлар, мәдхияләр иҗат итәргә була. Ә газиз җиреңнең барлык кыйммәте гасырларга калсын, киләчәк буыннарга барып җитсен өчен тарихта калырлык хезмәтләр язган туган якны өйрәнүчеләрнең түккән көче — бәясез. Күптән түгел шундый соклангыч кеше Айрат Сөләймановның туган ягында булып, бик матур чарада катнашу насыйп булды.  

Туган якны өйрәнү — изге эшТуган якны өйрәнү — изге эш
Туган якны өйрәнү — изге эш

Кырмыскалы районының Ф. Әсәнов исемендәге Бозаяз авылы мәктәбендә “Туган як тарихы. Айрат Сөләйманов китаплары сәхифәләре буйлап” дип аталган әдәби конференция үтте. Мәктәп директоры Лилия Сөләйманова әлеге конференциянең Бозаяз мәктәбендә ел саен үтүче матур традициягә әверелүен, быел аның форматы бераз киңәеп, чарада башка мәктәпләрдән дә укучылар катнашуын билгеләде. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Чыңгызова, мондый тикшеренү эшләренең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп, укучыларга уңышлар теләде.

Быел конференциягә егерме укучы педагоглары җитәкчелегендә бик кызыклы, эчтәлекле чыгышлар әзерләгән. Алар Айрат Сөләйманов китаплары, Кырмыскалы районы, Бозаяз, Бүләкәй, Подлуб, Яктыкүл, Атҗитәр, Бекет авыллары тарихы, аларның данлыклы кешеләре, район батырлары, махсус хәрби операция геройлары турында күңелгә үтәрлек итеп сөйләде.

Айрат Сөйләйманов, һәммәсенә рәхмәт белдереп, тарихны өйрәнүнең бик мөһим һәм кирәкле эш икәнлеген ассызыклады. Ул үзендә туган якка сөюне иң беренчеләрдән булып туган мәктәбенең укытучылары уятуын билгеләде, аларга хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде. Туган авылына, якташларына даими ярдәм итеп торучы эшкуар бу юлы да буш кул белән килмәгән, ул тиздән күрше Авыргазы районында ачылачак мәчет хәзрәтләренә изге йорт өчен яхшы сыйфатлы келәмнәр тапшырды, чарада катнашучы һәр укучыны, алып баручыларны һәм матур җырлар белән чыгыш ясаучы балаларны заманча, истәлекле бүләкләр белән сөендерде.

Конференция нәтиҗәләре буенча Бозаяз мәктәбенең өч укучысының хезмәте иң яхшылары дип табылды — беренче урынга Алина Волокушина лаек булды, икенче урын Илмир Нургалиевка бирелде, өченче урынны Анна Мороз алды.

Чараның мәртәбәле кунагы, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Антон Матренин чарадагы чыгышларны тыңлау бик кызыклы һәм фәһемле булуын әйтте. Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, мәгълүмати сәясәт һәм дин эшләре комитеты вәкиле буларак, ул аеруча мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәен турындагы чыгышка игътибар итүен, киләчәк эшләрендә кулланачак мәгълүмат алуын билгеләде. Мәктәптә депутатка уку йортының ашханәсенә һәм спорт залына ремонт таләп ителүе турында да әйтелде, ул бу юнәлештә чаралар күреләчәген белдерде.

Әдәби конференциягә Башкортстан Язучылар берлегеннән дә делегация килгән иде. Берлек җитәкчесе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина мәктәп укучыларына һәм укытучыларына фәһемле чара оештырулары, мавыктыргыч чыгышлар өчен рәхмәт әтте. Ул Айрат Сөләймановны яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча соклангыч хезмәте өчен Кайсын Кулиев медале белән бүләкләде. Язучы-сатирик Венер Исхаков, туган ягының тарихын шундый җентекле итеп өйрәнүчеләргә хөрмәтен белдереп, укучыларга киләчәктә тагын да зуррак уңышлар теләде.

Чарада, шулай ук, авыл халкы һәм кунаклары, хакимият вәкилләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, журналистлар катнашты. Һәр чыгышта патриотик рухта үткән чараларның, туган якны өйрәнүгә багышланган хезмәтләрнең бүгенге заманда аеруча мөһим булуы билгеләнде.

Туган якны өйрәнү — изге эш
Туган якны өйрәнү — изге эш
Туган якны өйрәнү — изге эш
Туган якны өйрәнү — изге эш
Туган якны өйрәнү — изге эш
Туган якны өйрәнү — изге эш
Туган якны өйрәнү — изге эш
Туган якны өйрәнү — изге эш
Туган якны өйрәнү — изге эш
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас