+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 ноябрь 2025, 11:55

Кулланучылар ихтыяҗы торышы буенча без алдынгылар сафында

Башкортстан кулланучылар ихтыяҗы торышы буенча Төбәк сәясәтен үстерү үзәгенең рейтингында лидерлар исемлегендә.

Кулланучылар ихтыяҗы торышы буенча без алдынгылар сафындаКулланучылар ихтыяҗы торышы буенча без алдынгылар сафында
Кулланучылар ихтыяҗы торышы буенча без алдынгылар сафында
Лидерлар арасында - Татарстан, Ростов өлкәсе һәм Башкортстан.

Төбәк сәясәтен үстерү үзәге докладында билгеләп үтелгәнчә, Башкортстан ритейлны үстерүнең үз стратегиясен булдырган. Ул юл буе сервисын үстерүне, склад һәм логистика инфраструктурасын киңәйтүне, сәүдәнең кече һәм мобиль формаларыннан файдалану мөмкинлеген арттыруны үз эченә ала. Мондый стратегия үз җимешләрен бирә, чөнки сатучы үз сатып алучысына максималь «барып җитәргә» тырыша. Бер үк вакытта төбәктә юл буе сервисы, маркетплейслар, шул исәптән авыл җирлегендә дә, актив һәм шактый җитди үсеш ала.

Төбәкнең ваклап сату базары көндәшле булып кала һәм анда катнашучылар күп, шул исәптән эре федераль һәм төбәк сәүдә оешмалары, «өй янында» кибетләре һәм кече форматлы сәүдә бар. Хәзер республикада барлыгы 32 меңнән артык сәүдә объекты исәпләнә.

Электрон коммерция дә актив үсә, аның әйләнеше 6 ел эчендә 18 тапкыр арткан. Шушы елның гыйнвар–июлендә Интернетта сату күләме 58 процентка үскән. Бүген Башкортстан онлайн-сәүдә күләме буенча Русиянең иң актив 10 төбәге исемлегенә керә, ә маркетплейсларда сатулар саны арту буенча Уфа Русиянең миллионлы топ-3 шәһәре исәбендә.

Гомум инфраструктураны үстерү өчен республикада эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Шул ук вакытта Башкортстанда ваклап сату әйләнеше ел саен үсеш күрсәтә. Бу елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше чагыштырма бәяләрдә 3,7%ка арткан (Русиядә — 2,1%ка, Идел буе федераль округында — 3%ка) һәм 1 трлн 214 млрд сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча республика Русия субъектлары арасында тотрыклы рәвештә - сигезенче, ә федераль округта икенче урында тора.

Башкортстанның кулланучылар базарында уңай динамика берничә факторга бәйле. Алар арасында кече форматлы сәүдә (ярминкәләр, стационар булмаган һәм мобиль сәүдә объектлары) һәм юл буе сервисы үсешен, логистик инфраструктураны яңартуны һәм яңа объектлар төзүне, шулай ук тармакны санлаштыруны аеруча билгеләп үтәргә кирәк.

"Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы тарафыннан "Башкортстан продукты“ проекты кысаларында локаль товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, аларны алга җибәрү һәм популярлаштыру буенча системалы эш алып барыла, аның максатларының берсе - төбәк һәм федераль базарларда республика продукциясе өлешен арттыру. Әлеге тамга белән билгеләнгән продукция республика халкы тарафыннан таныла һәм яратыла. Сәүдә өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итүгә һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә. Бу көндәшлекнең югары дәрәҗәсен тәэмин итәргә, төбәк халкының тормышы өчен заманча һәм сыйфатлы мохит булдырырга мөмкинлек бирә", — дип шәрехләде сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрының беренче урынбасары Василий Таболин.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас