+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Ноября 2025, 05:42

МФЦ - "МАХ"та!

5 сентябрьдән Башкортстан халкы MAX мессенджерындагы рәсми чат-бот аша күпфункцияле үзәк (МФЦ) хезмәтеннән файдалана ала. Төбәктә яшәүче 2 мең кеше МФЦга мессенджер аша язылды инде. Ничек кулланырга?

МФЦ - "МАХ"та!МФЦ - "МАХ"та!
МФЦ - "МАХ"та!

Сервис гражданнарның МФЦ белән үзара хезмәттәшлеген тагын да уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итү өчен булдырылган.

Санлы ярдәмче МФЦның теләсә кайсы бүлегенә дистанцион рәвештә язылырга, язылуны гамәлдән чыгарырга яки күчерергә, шулай ук үз мөрәҗәгатенең статусын белергә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, аның ярдәмендә кирәкле үзәкнең адресын һәм эш графигын тиз табарга, алынган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләргә һәм кире элемтәне калдырырга мөмкин.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru

Яңа "Max" мессенджерының өстенлекләре:
- аудио- һәм видеошалтыратуларның югары сыйфаты;
- үзебездә җитештерелгән;
- акча күчерүләр - чатларда, башка кушымталарны ачу кирәк түгел;
- уңайлы һәм хәвефсез аралашу;
- 4 ГБка кадәр "авыр" файлларны бушлай җибәрү мөмкинлеге;
- ИИ-ярдәмчесе бар;
- сәяхәтләрне планлаштыру сервисы;
- төркемле шалтыратулар һәм чатлар.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас