

Ефремкино авылында “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә балалар һәм үсмерләр өчен яңа киңлек — спорт мәйданчыгы барлыкка килде.
Моңа кадәр авылда балалар вакытын саф һавада файдалы итеп үткәрә алсын өчен урын юк иде. Шуңа спорт мәйданчыгы төзү – иң мөһим эшләрнең берсе, дип билгеләнде. Моның өчен алар “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашырга карар итте. Нәтиҗәдә, барлык көчләрен салгач, программада җиңеп, проектны тормышка ашырдылар.
Яңа спорт мәйданчыгы барлык таләпләргә туры килә. Хәвефсез, заманча конструкцияләр рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнергә, аралашырга һәм актив булырга булышлык итәр, дип ышанасы килә.
Авыл халкы да сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга үз өлешен кертте – 130 мең сумнан артык акча җыйды. Хәзер спорт мәйданчыгы яшь ефремкинолыларның иң яраткан урынына әверелде.