

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә сәнәгать тармагында эшләүчеләрне Республика сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Исегезгә төшерәбез, бәйрәм 1 декабрьдә билгеләп үтелә. “Бездә бу тармакта 330 меңнән артык хезмәткәр эшли. Без Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәнәгать сәясәте индексында өч тапкыр рейтингны җитәкләдек”, ─– дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
27 ноябрьдә Башкортстан физик культура һәм спорт өлкәсендә иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсенә – Дәүләт спорт премиясенә лаек булды. Җиңүче Дипломын Русиянең спорт министры Михаил Дегтярев кулыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров алды. “Башкортстан икенче тапкыр Русиянең иң яхшы спорт төбәге булды. Шундый ук бүләкне без 2019 елда алган идек. Бу безнең эшнең системалы булуы турында сөйли. Бу тулы бер команда – муниципаль идарәләр, төбәк Спорт министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәсе”, ─– дип билгеләп үтте республика Башлыгы. Чарада ул “Авыл тренеры” проектында катнашкан биш кешегә бер тапкыр бирелүче 1 миллион сум күләмендә түләүләргә сертификатлар тапшырды.
Башкортстан архив документлары саны буенча илдә 7нче урынны били. Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың Архив эшләре идарәсе башлыгы Илһам Фаткуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республика Дәүләт архивында барлыгы 9 миллионнан артык документ саклана. Шулардан фондның 100 процент кыйммәтле документлары санлаштырылган. Уфа губернаторы канцеляриясе, Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнашучылар, КПССның Башкортстан өлкә комитеты документларын санлаштыру дәвам итә.
Илһам Фаткуллин, шулай ук, республиканың Архив эшләре идарәсе тарафыннан күрсәтелүче түләүле хезмәтләргә ихтыяҗ булуын билгеләп үтте. Тематик сорауларны үтәү, шәҗәрәләр төзү, тәртипкә китерү һәм тышлау, тегү, архив документларын сканерлау кебек хезмәтләргә сорау зур.
Башкортстанда зубрлар үрчетү буенча эшләрнең торышы турында табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов хәбәр итте. Әлеге хайваннарны Көньяк Уралга кайтару проекты 2023 елдан “Морадым тарлавыгы” табигать паркында гамәлгә ашырыла. Бүген анда, биредә туган бозауларны да кертеп, 23 баш хайван яши. “2024 елда туган өч буйвол һәм бер зубр демонстрацион вольерда тотыла. Калган 19ы ─– табигый мохиттә. Кар яуганнан соң, зубрлар вольер хуҗалыгына ашарга киләчәк. Шул вакыт аларны карарга һәм хәлләрен бәяләргә, GPS-муенчакларны алыштырырга мөмкин булачак”, ─– диде министр.
Башкортстанның Аеруча сакланучы табигать территорияләре буенча дирекциясе 2026 елда Президент грантлары конкурсында катнашуга заявка биргән, һәм грант алган очракта Беларусьтан тагын 9 зубр сатып алу планлаштырыла.
“Зубрлар популяциясен тергезү буенча проектыбызга халык төрлечә карашта. Зубрлар үрчетүдән башка эш юкмыни, дигән фикерләр дә бар. Әмма 30-50 елдан соң бу хайваннарны каяндыр алып кайтканыбызны беркем дә хәтерләмәячәк, дип уйлыйм. Алар табигый күренеш буларак кабул ителәчәк. Безнең максат шундый. Адаптация процессын галимнәр контрольдә тота, бездә зубрлар яхшы үрчи, бу яхшы билге”, – дип шәрехләде төбәк Башлыгы.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Искәндәр Әхмәтвәлиев белдерүенчә, 11 ноябрьдә төбәк җитәкчесе белән узган “Туры элемтә”дә барлыгы 9591 хәбәр теркәлгән. Анализ нәтиҗәләре буенча, 3276 хәбәрне эшкәртү таләп ителми, 6355 мөрәҗәгать эшкә юнәлтелгән. “1 декабрьгә 2436 мөрәҗәгать, ягъни эшкә алынганнарның 38 проценты эшләнеп беткән, кешеләргә җаваплар бирелгән, калганнары эштә кала”, –─ дип билгеләп үтте ул.
Радий Хәбиров ярты елдан соң башкарылган эшләр турында хисап тотарга, кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча мәгълүматларны актуальләштерергә кушты.