

Уфалының шәхси мәгълүматларын кулланып, мошенниклар хәл җитди дип куркыткан һәм егетнең 600 мең сумга якын акчасын “хәвефсез исәп”кә күчерергә мәҗбүр иткән. Соңрак ир-егетнең автомобиле “залогта” дип хәбәр итеп, аны кредит алырга һәм мошенниклар картасына 1 миллион сумга якын акча күчерергә күндергәннәр.
Дүрт айдан соң гына зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Барлыгы ул 1,5 миллион сум югалткан. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы уяу булырга һәм акча күчергәндә мәгълүматны тикшерергә кирәклеген искәртә. Исегездә тотыгыз: бернинди “хәвефсез исәпләр” юк! СМС-хәбәрләрдән кодны беркемгә дә хәбәр итмәгез, шәхси һәм банк мәгълүматларын тапшырмагыз, өченче затларның үтенече буенча билгесез исәпләргә акча күчермәгез. Якыннарыгызны һәм танышларыгызны кисәтегез, бу хәлләр турында мөмкин кадәр ешрак сөйләгез һәм мошенникларга сезне алдарга мөмкинлек бирмәгез!