Башкортстанда фәнни потенциалны үстерү – стратегик үсеш юнәлешләренең берсе. Чөнки XXI гасырда фән – инновацияләр, яңа технологияләр һәм икътисади үсешнең нигезе. Яшьләрнең фән юлына керүе, үз проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге алуы чын мәгънәсендә төбәкнең иртәгәсе көнен билгели. Шуңа күрә республикада яшь галимнәргә һәм тикшеренүчеләргә ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла.
Башкортстан – өченче ел рәттән фән һәм технологияләр рейтингының иң көчле унлыгында. Төбәкнең фәнни юнәлешләре елдан-ел киңәя. Мәгълүм булуынча, республикада 76 фәнни учреждение – университетлар, үзәкләр һәм лабораторияләр эшли. Башкортстан Фәннәр академиясе, Уфа Фән һәм технологияләр университеты, Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге һәм башка учреждениеләр әһәмиятле гыйльми тикшеренүләр алып бару өчен базага әверелде.
Башкортстанда 7,1 меңнән артык фәнни хезмәткәр исәпләнә. Шуларның 53,7 проценты – яшь галимнәр. 70 яшьтән өлкәннәр нибары 4 процент тәшкил итә. Бу фәннең яшьләр кулында булуын ачык күрсәтә.


Соңгы 4 елда республика бюджеты фәнне үстерүгә 900 миллион сумнан артык акча юнәлтте. Аны алучыларның күпчелеге — яшь тикшеренүчеләрнең гыйльми проектлары.
Ярдәмнең төп юнәлешләре:
Әлеге мөмкинлекләр ярдәмендә:
Шулай ук, ел саен “Елның яшь галиме” премиясе тапшырыла: 7 галим 150 мең сумлык ярдәм ала. Мәктәп укучылары да читтә калмый: БДИда иң югары баллар җыеп, Евразия НОЦына караучы вузларга укырга керүчеләргә дә 150 мең сум премия каралган.


УУНиТның яшь профессоры Гөлназ Шәйхетдинова:
“Безнең буын өчен мондый грантлар – зур этергеч. Дәүләт ярдәме безгә көч һәм ышаныч өсти.
Фән өлкәсенә яшьләрне җәлеп итүнең төп факторларының берсе – торак. Республикада бу өлкәдә махсус программалар гамәлдә. Яшь галимнәргә ипотека шартлары йомшартыла, кайбер категорияләргә субсидияләр бирелә".
Башкорт дәүләт медицина университеты доценты Илдар Мусин:
“Фәнни эш белән шөгыльләнүчеләргә торак шартларын яхшырту программасы вакытлы һәм әһәмиятле ярдәм булды. Университетыбыз хезмәткәрләре торак шартларын яхшырту мөмкинлеге алды”.
2024 елда Уфада төзелүче вузара кампусның беренче чираты ачылды. Биредә заманча лабораторияләр, лекция заллары, стартап-мейкинг зоналары эшли. Яшьләр монда укый, фәнни тәҗрибәләр үткәрә һәм үз проектларын булдыра.
Быел исә кампус базасында Геном үзәге эшли башлады. Анда геномика, биоинформатика, робототехника юнәлешләре буенча югары дәрәҗәдәге тикшеренүләр алып барыла.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аны ачу тантанасында болай диде:
“ВУЗАРА КАМПУС 4,5 МЕҢ СТУДЕНТ ӨЧЕН ЯҢА, ЗАМАНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ҺӘМ ИҖАТ МӘЙДАНЫ БУЛАЧАК. БУ – ЯШЬЛӘРНЕ ҖӘЛЕП ИТҮ ҺӘМ ТӨБӘКТӘ КАЛДЫРУ ӨЧЕН КӨЧЛЕ ЭТӘРГЕЧ. МИН ЫШАНАМ: ӘЛЕГЕ КАМПУСТА ТУГАН ФИКЕРЛӘР ҺӘМ ПРОЕКТЛАР РЕСПУБЛИКАБЫЗНЫ АЛГА ӘЙДӘЯЧӘК”.
Бүген Башкортстанда фән — чын-чыннан җитди, өстенлекле юнәлеш. Финанслау системасы, грантлар, торак ярдәме, яңа кампус, халыкара стажировкалар – болар барысы да яшь галимгә фән юлын сайлау өчен ышанычлы нигез булдыра. Республика үзенең фәнни ресурсларына инвестиция ясый һәм киләчәк өчен көчле интеллектуаль база формалаштыра.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров, фән өлкәсендәге уңышларны билгеләп, республика галимнәренең хезмәтен аерым хөрмәт белән телгә алды:
“ЯШЬ ГАЛИМНӘР ӨЧЕН БЕЗ ЛАБОРАТОРИЯЛӘР АЧАБЫЗ, ТОРАК, ГРАНТЛАР ҺӘМ СТИПЕНДИЯЛӘР БИРӘБЕЗ. БЕЗ ГАЛИМНӘРЕБЕЗНЕҢ КАЗАНЫШЛАРЫ БЕЛӘН ХАКЛЫ РӘВЕШТӘ ГОРУРЛАНАБЫЗ. ТӨБӘКЛӘРНЕҢ ФӘННИ-ТЕХНОЛОГИК ҮСЕШЕ дәүләт РЕЙТИНГЫНДА РЕСПУБЛИКА ИҢ ЯХШЫ УНЛЫКТА БУЛУЫ — УЛ ЗУР КАЗАНЫШ!”
Чынлап та, Башкортстанда яшь галимнәргә күрсәтелүче ярдәм – ул киләчәккә ясалган иң зур инвестиция.