Җиде көндә ЦУРның мәгълүмат системалары халыкның 6965 мөрәҗәгатен теркәгән. Узган атнадагы белән чагыштырганда, аларның саны 675кә арткан.
Шуларның күпчелеге юллар темасына –─ 2021 шәрех. Юлларны ремонтлауны, чокырларны ямауны, грунт юлларны карап тотуны, шулай ук, юллар буенда яктырту урнаштыруны сорап язганнар. Ешрак Уфа, Туймазы һәм Иглин районнарында яшәүчеләр язган.
Төзекләндерү темасы икенче урында –─ 1027 хәбәр. Алар арасында җәмәгать урыннарында яктырту булмау, аларны чүп-чардан җыештыру һәм төзекләндерү буенча мөрәҗәгатьләр күп булган. Өченче урында торак-коммуналь хуҗалык темасы –─ 992 хәбәр. Су белән тәэмин итү челтәрләрендәге аварияләр сәбәпле, кайнар яисә салкын су белән тәэмин итү булмауга зарланучылар күп. Фатирларда түбән температурага шикаятьләр бар.
Менә хәл ителгән берничә инцидент. Дуван районының Мәсәгуть авылында Коммунистик урамы буенча җәяүлеләр кичүе каршына яңа баскыч куйганнар. Урындагы халык иске баскычның җимерелә башлавына игътибар иткән. Бер ханым быел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә”гә видеомөрәҗәгать яздырган. Ул баскычны ремонтлауны, шулай ук коляскалы ата-аналар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен хәвефсез төшү һәм күтәрелүне тәэмин итү өчен култыксалар һәм пандус урнаштыруны сораган. Дуван районы хакимияте тырышлыгы белән
25 ноябрьдә сәүдә үзәге каршында пандуслы һәм култыксалы яңа баскыч куелган.
Уфаның Зур Мәскәү урамында ясалма тигезсезлекләр урнаштырылган. Августта Киров районында яшәүче хатын-кызларның берсе социаль челтәрләрдә, торак йортлар янында җәяүлеләр хәвефсезлеге һәм юл-транспорт һәлакәтен булдырмау өчен “яткан полицейскийлар” кирәк, дип язган. Район хакимияте мөрәҗәгатьне җентекләп тикшергәннән соң 28 ноябрьдә биредә ясалма тигезсезлекләр пәйда булган.
Чесноковка бистәсенә илтүче юлүткәргечтә чокырлар тигезләнгән. Автоһәвәскәрләр, аларны тигезләүне сорап, “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” кире элемтә платформасында шәрехләр калдырган. Хәбәр Башкортстан
ЦУРына эләккән. “СУРСИС” белгечләре, урынга чыгып, транспорт чишелешендәге чокырларны ямаган.
Караидел районының Комсомол авылында халык соравы буенча елга аша җәяүлеләр күпере ремонтланган: аның түшәмәсе алмаштырылган. Мәсьәләне хәл итү белән район хакимияте шөгыльләнгән.
Чишмә районының Енгалыш авылында Тракт урамын яктырту тергезелгән. Урамда караңгы булу турында бер кеше социаль челтәрләрдә язган: хәбәр Республикага идарә итү үзәгенә эләккән. Мәсьәләне Чишмә районы хакимияте хәл иткән. Тәүдә 7 фонарьның нибары өчесе генә эшләвен ачыклаганнар. Ресурслар белән тәэмин итүче оешма белгечләре яктырту системасындагы җитешсезлекләрне төзәткән, урам фонарьлары эшли башлаган.
Межгорьеның Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 2нче мәктәп капкасы янында урамнарны яктырту җайланмасы куелган. Халык бу хакта социаль челтәрләрдә августта язган. Проблеманы хәл итү белән Межгорье шәһәре хакимияте шөгыльләнгән. Бу мәсьәлә Тормышны тәэмин итү, транспорт, төзелеш һәм архитектура бүлегендә каралган. Яктырту эшләрен ел азагына планлаштырсалар, ноябрь ахырында ук фонарьлар эшли башлаган.
Мәләвезнең Метеорология урамында да халык мөрәҗәгатеннән соң урамнарны яктырту мәсьәләсен хәл иткәннәр. Гомумән, соңгы җиде көндә ЦУРның мәгълүмат системалары шушы темага 600дән артык мөрәҗәгать теркәгән.