Әле муниципаль этапта төбәк дәрәҗәсендә районнарны тәкъдим итәчәк торак пунктлар билгеләнә. Быел конкурста 850гә якын авыл катнашачак, дип фаразлана.
Авыл кешеләре тормышына аек караш берьюлы берничә мөһим мәсьәләне хәл итә. Эчкечеләр азрак булган саен, җимерелгән гаиләләр һәм социаль учреждениеләргә эләгүче балалар да азрак. Алкоголь куллануның кимүе авыл халкының сәламәтлегенә дә яхшы йогынты ясый. “Безнең ата-бабаларыбызның, гомумән алкоголь куллану мәдәнияте булмаган. Мин аңлый идем, безнең заманда бу проблеманы көч алымнары белән хәл итеп булмаячак. Кешеләрне үзләре “юк” дисеннәр өчен күтәрергә кирәк. Һәм бүген горурланып әйтә алам, уртак эш нәтиҗәсендә бездә суррогат алкоголь белән агуланып үлүчеләр саны берничә мәртәбә кимеде. Без зур эш башкардык, ләкин бу – алда торган эшнең бик аз өлеше генә. Конкурсның мәгънәсе кешеләрне берләштерүдә”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
“Аек авыл”ның бер нәтиҗәсе – авыл тормышын мәдәни һәм спорт вакыйгаларына баету. Авылларда кызыклы ял чаралары барлыкка килә, буыннар арасындагы бәйләнеш ныгый, күптән онытылган традицияләр яңадан тергезелә, спиртлы эчемлекләрсез бәйрәм итү мәдәнияте кертелә.
Мәсәлән, Куергазы районының Илкенәй авылыннан конкурста катнашучылар Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм оештырган. Озын гомерлеләрне һәм юбилярларны котлаган, үз көчләре белән концерт программасы әзерләгән, көзге ярминкә оештырган. Бәйрәм бергә җыелырга һәм якынаерга сәбәп булган.
Районның Шәбагыш авылында да 1 октябрьгә бик бай программа әзерләнгән. Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау өчен никах юбилярларын котлаганнар. Укучылар концерт әзерләгән, ә урындагы осталар һәм хуҗабикәләр ярминкә-күргәзмә оештырган.
Тәтешле районында “Аек авыл”да катнашкан Кече Бальзуга удмурт авылы бар. Конкурс кысаларында алар хәтер сандыкларыннан халыкның матур традицияләрен “тартып чыгарган”. Мәсәлән, армиягә озатуның күңел ачу һәм спиртлы эчемлекләр белән үрелеп баруына барысы да күнеккән. Тәтешлелеләр исә ата-бабалары урнаштырган тәртипләрне искә төшерергә булган. Егетне озатырга бөтен авыл белән киләләр, бүләкләр – чигелгән сөлгеләр, оекбашлар китерәләр, акча бирәләр. Авылдагы дин башлыгы йола үткәрә: ихатага я ботка белән икмәк яисә коймак чыгаралар. Кыскача гыйбадәт кылганнан соң, ризыкны башта булачак солдат, аннан соң ата-аналар һәм барлык кунаклар авыз итәргә тиеш. Олылар үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтә, җырлый һәм бии. Алкогольсез әңгәмәләр военкоматка барырга вакыт җиткәнче, таң атканчы дәвам итә. Авыл башында булачак солдат баш аркылы тәңкәләр ыргыта, аларны озатучылар җыярга тиеш. Ә егет артка борылырга тиеш түгел, ул машинага утырып китә.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкның физик һәм рухи сәламәтлеген тергезү, суррогат алкоголь сатуга каршы көрәш, традицияләрне һәм мәдәни кодны саклау. Авылларның конкурста активлыгы рекорд куя. Проект ел саен ким дигәндә мең авылны җыя. 2021 ел рекордлы булды, ул вакытта 1,5 меңнән артык торак пункт ярышты. Оештыручылар фикеренчә, югары активлык иң беренче чиратта республика халкының 40 проценты авыл җирендә яшәү белән бәйле.
“Без авылларны анда кешеләр күбрәк эчү сәбәпле сайламадык. Киресенчә, шәһәр җирлегендә бер кешегә алкоголь куллану күбрәк. Ә традицияләребезне саклап калырга, торак пунктларны үстерергә, авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртырга кирәк булганга сайладык. Шул вакытта эшкә сәләтле халык авылларга кайтачак, яшьләр анда калырга омтылачак”, – дип белдерде “Аек авыл” республика конкурсы координаторы Сәлия Морзабаева.
Шул рәвешле, конкурсның нигезендә, барыннан да элек, авыл халкының күңел ачу идеясе түгел, ә мөһим социаль проблемаларны хәл итү бурычы ята. 2019 елдан “Аек авыл”да өч мең торак пункт катнашкан. Проект шартлары буенча, конкурсантлар эчкечелеккә каршы чын-чынлап көрәшүләрен күрсәтергә тиеш: суррогат сатуның законсыз нокталарын ябалар, урындагы кибетләрдә теләсә нинди спиртлы эчемлекләр сатуны тыялар, алкогольнең зыяны турында профилактик әңгәмәләр үткәрәләр, начар гадәткә ияләшкән авылдашларын дәвалыйлар, аек бәйрәмнәр һәм туйлар оештыралар. Ягъни аңлы рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланудан баш тарталар.
Әлбәттә, авыл халкының конкурста катнашудан матди кызыксынуы да бар. 2024 елда приз фонды 48,4 миллион сумга кадәр арттырылды. Хәзер финалга чыккан барлык авыллар 200әр мең сум ала. Ә җиңүчеләр – 1,5 миллион сумнан 6 миллион сумга кадәр. Алар приз акчаларын туган авылларын төзекләндерүгә юнәлтә ала. Кешеләр моны үзләре сайлый: балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыра, сугыш геройларына куелган һәйкәлләрне һәм обелискларны тергезә, паркларны һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерә, кирәкле техника сатып ала.
Мәсәлән, Дүртөйле районының Мәскәү авылында кызлар һәм малайлар футбол кыры турында хыялланган. Укучылар тырышып шөгыльләнгән, турнирларга илнең башка шәһәрләренә барган, шул исәптән Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә булган. Аларның кызыксынуын күреп, өлкәннәр җиңгән акчага Җиңү паркында тренажер мәйданчыгы булган футбол кырын җиһазландырырга карар кылган. Акча урамнарны кардан чистарту өчен җиһазлар сатып алырга да калган.
Ягъни премияләрне тормыш сыйфатын яхшыртуга гына сарыф итәргә мөмкин. Аларны агымдагы чыгымнарга яки авыл кешеләренең кесәләренә салып булмый. Һәр сум өчен Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алдында хисап тотарга кирәк.
VII Республика конкурсында катнашучыларның алда эшләре күп: аларга үз торак пунктларындагы тормышны яңача, аек якка үзгәртергә, алкогольгә мөнәсәбәтне яңадан карарга, берләшергә кирәк. Җиңүгә һәм инде мактаулыга әйләнгән “Аек авыл” исеменә шулай гына ирешеп була.