Журналистлар берлеге тышкы көчләр ягыннан мәгълүмати һөҗүмнәргә уңышлы каршы тора.
Бу хакта Башкортстан Бапшлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Журналистлар берлегенең XXIV съездында болай диде:
"Безнең җәмгыятькә каршы чын мәгълүмати сугыш бара, сез аның алгы сызыгында торасыз. Мондый катлаулы шартларда дөрес булмаган мәгълүматка, фейкларга оста каршы тору мөһим. 2023 елда без «Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык" һөнәри премиясен гамәлгә куйдык. Тормышыбызны объектив яктырту-киңкүләм мәгълүмат чараларының төп миссиясе".
"Кызыл таң" гәзите баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Башкортстан Журналистлар берлеге эшчәнлеге хакында үз фикерен җиткерде:
"Журналистлар һәрвакыт алдынгы позицияләрдә булырга күнеккән. Илебездәге бүгенге вәзгыятьтә дә журналистлар читтә калмый. Аларның төп коралы - каләм белән генә түгел, үзләре дә сугыш яланында илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Моннан тыш, тылдагылар сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә дә күп көч сала. Шушы юнәлештә дә безнең Журналистлар берлеге башкаларга үрнәк күрсәтә.
Милләтара дуслыкны саклауга да Журналистлар берлеге башкаларга үрнәк булырдай эшләр башкара. Бу инде тоташ Русиянең бөтенлеген саклый. Башкортстан Журналистлар берлегенә киләчәктә дә алдынгылар сафында булуын телим!"
Фото: Азат Мухамедьянов