+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 декабрь 2025, 07:10

Пенсия фондыннан шалтыратканнар, имеш...

Башкортстанда яшәүче хатын билгесез кешеләргә 2 млн сумга якын акча җибәргән.

Пенсия фондыннан шалтыратканнар, имеш...Пенсия фондыннан шалтыратканнар, имеш...
Пенсия фондыннан шалтыратканнар, имеш...
Бу аның бөтен тупланмалары булган.

«Пенсия мәгълүматларын санлаштыру» схемасына Стәрлетамакта яшәүче хатын эләккән. 73 яшьлек ханымга үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтыраткан һәм аның мәгълүматларын санлаштыру өчен smsтан кодны әйтергә кирәк, дип белдергән.

Шуннан соң, шалтыратучыларның инструкцияләрен үтәп, ул үзенең барлык акчаларын — 1,75 млн сумны күрсәтелгән счетларга җибәргән. Күпмедер вакыттан соң аңа әңгәмәдәшләренең акча белән бергә юкка чыгуына инанырга туры килгән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында Пенсия фонды һәм башка дәүләт оешмалары гражданнарга шалтыратмый, ә smsтан кодлар әйтергә ярамый, дип искәрттеләр.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас