+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Декабря 2025, 05:00

Поликлиникалар Яңа елга кадәр ачылачак

Гомумдәүләт проекты кысаларында республикада янә алты учреждение төзелде.

Поликлиникалар Яңа елга кадәр ачылачакПоликлиникалар Яңа елга кадәр ачылачак
Поликлиникалар Яңа елга кадәр ачылачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә республиканың өч зур казанышын атады. “Алга” махсус икътисади зонасы беренче тапкыр Русия махсус икътисади зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча дәүләт рейтингы лидерлары өчлегенә керде. Республика зонасы бу нәтиҗәгә нибары 5 ел эчендә ирешкән.

– “Алга” 2020 елда төзелде, ә без инде 2005, 2008 елларда эшли башлаган зоналар белән көндәшлек итәбез. Мондый кыска вакыт эчендә Хөкүмәт, Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Үсеш корпорациясе һәм предприятие­ләрнең тотрыклы эше шундый яхшы нәтиҗәгә китерде, — дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Шулай ук, узган атнада Башкортстан илнең иң яхшы креатив төбәкләренең берсе дип танылды, ул креатив индустрияләр өлкәсендә дәрәҗәле Русия дәүләт премиясе финалына үтте. “Без бу эш белән озак шөгыльләнмибез, әмма безнең идарә карарлары инде хуплау тапты. Бүген Көрәш сараенда “Иҗат итүчеләр” премиясен үткәрәбез. Ул ел саен уздырылачак һәм аны креатив индустрия вәкилләренә хөрмәт билгесе буларак төп премия итәргә тырышачакбыз”, — диде Радий Хәбиров.

Моннан тыш, республиканы 2025 ел нәтиҗәләре буенча санлы сатып алулар лидерлары рейтингына керттеләр. “Элек монда безнең ниндидер проблемалар булды, ә хәзер өченче урынны билибез”, –диде Башкортстан Башлыгы.

Радий Хәбиров 5 декабрьдә Уфада “Газпром” предприятиесе һәм “Ростех” корпорациясе хезмәттәшлегенең перспектив проектлары һәм агымдагы мәсьәләләре турында фикер алышу буенча узган киңәшмәне шәрехләде. “Башкортстан “Газпром” һәм “Ростех”­ның хезмәттәшлеге өчен мәйдан­чык тәкъдим итә. Нәкъ менә УМПО мәй­данчыгында газ суырткыч агрегатлар җитештерүгә зур заказ формалаша.

25 МВт куәтле яңа буын “АЛ-41СТ-25” индустриаль двигателе эшләнде, аның тәүге үрнәкләре тәҗрибә-сәнәгать сынауларын уза. Шуңа күрә бу бик зур мәсьәлә, бәлки, республикабызда сәнәгать ягыннан иң әһәмиятлеләренең берседер”, – дип белдерде төбәк Башлыгы һәм киләсе эш төркеме утырышын Уфада “Ростех” предприятие­ләр­е­нең берсендә яки Мәскәүдә уздырырга тәкъдим итте.

Башкортстанда узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясенең 55 очрагы теркәлгән. Ковид буенча яңа мәгълүматлар белән сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин таныштырды. Ул белдерү­енчә, хәзерге вакытта стационар дәва­лануда 95 пациент исәпләнә, бер тәүлек эчендә генә 16 авыру кабул ителгән. 664 кеше амбулатор дәвалана, шуларның 39ы, шулай ук, бүген кабул ителгән. Йогышлы авырулар госпитальләрендә 105 койка җәелдерелгән, буш койка фонды 9 процент тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдә коронавирус белән авыручылар саны 51 кеше иде.

Айрат Рәхмәтуллин Уфаның Гобәй­дуллин һәм Нежинская урамнарындагы поликлиникалар модернизациядән соң декабрь уртасында ачылачак, дип белдерде. Исегезгә төшерәбез, беренчесен яңартуга республика бюджеты – 100 миллион сум, икенчесенә 50 миллион сум бүлде. “Әле анда җиһазлар кайтарыла, клининг эш-
ли”, – диде министр. Аудит нәтиҗәләре буенча, яңа поликлиникаларга китерелгән җиһазлар шәхси медицина учреж­дениеләренекенә караганда яхшырак.
Уфа поликлиникаларын модернизация­ләү программасын Башкортстан Башлыгы былтыр эшләтеп җибәрде: анализ күрсәтүенчә, биналарның өчтән бере диярлек капиталь ремонт таләп итә, һәм җиһазларның яртысы диярлек ун елдан артык файдаланыла.

Яңа елга кадәр Башкортстан районнарында гомумдәүләт проекты кысаларында төзелүче барлык алты яңа поликлиника ачылачак. Бу хакта вице-премьер Рөстәм Газизов хәбәр итте. “Бу атнада Благовещен һәм Аскында поликлиникалар ачабыз. Бер атнадан – Учалыда һәм Яңавылда. Декабрь азагында – Бакалыда һәм Әскарда. Әбҗәлил районындагы учреждение соңгысы булып ачылачак, анда иң зур эш күләме кала”, — диде вице-премьер. Аскын поликлиникасын ачу тантанасында ВКС буенча Русия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова һәм сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашырга тиеш.

Радий Хәбиров Яңа елны бәйрәм итү буенча барлык җаваплы министрларга йөкләмә бирде. Аерым алганда, мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдинга балалар өчен Яңа ел чыршыларын уздыру мәсьәләләрен контрольдә тотарга кушты. Ул, шулай ук, чараларны үткәрүдә хәвефсезлек нормаларын үтәү зарурлыгын ассызыклады, Мәдәният министрлыгына Яңа ел чаралары планы турында искәртте.

Башкортстан Башлыгы түрәләргә корпоративлар оештыруны тыйды. Сәбәбе –махсус хәрби операция үткәрелү. Дәүләт хезмәткәрләре бер-берсен котларга мөмкин, әмма зур тантаналар киңәш ителми. Радий Хәбиров сүзләренчә, түрәләрнең бурычы – үзләренә түгел, ә кешеләргә бәйрәм ясау. “Сугыш беткәч, яхшы бәйрәм оештырырбыз”, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас