+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 декабрь 2025, 15:55

Авылларда яңа мәдәният объектлары ачылды

Бүген Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышы кысаларында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров өч авылдагы яңа мәдәният объектлары эшенә старт бирде.

Авылларда яңа мәдәният объектлары ачылдыАвылларда яңа мәдәният объектлары ачылды
Авылларда яңа мәдәният объектлары ачылды

Мәсәлән, Ишембай районының Яңа Сәет авылында 100 урынга исәпләнгән модульле мәдәният йорты ачылды, аның гомум мәйданы - 309 квадрат метр.

Хәйбулла районының Яңа Җиргән авылында - 331,2 квадрат метр мәйданлы 102 урынлык мәдәният йорты, ә Мәчетле районының Яңа Мөслим авылында 733,5 квадрат метр мәйданлы 150 урынлык күпфункцияле авыл мәдәният йорты ишекләрен ачты.

- Сезне чын күңелдән яңа клубыгыз белән котлыйм. Түземлегегез өчен рәхмәт, без бу бинаны озак төзедек, барысы да килеп чыкты, - диде Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Мәчетле районындагы мәдәният йортын ачу вакытында. - Яңа ел бәйрәмнәре сезнең шушы клубта күңелле узсын!

Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышында Радий Хәбиров Башкортстанның агымдагы елдагы мәдәният өлкәсендәге эш нәтиҗәләрен һәм якын киләчәккә төп бурычларны билгеләде.

- Без барлык дәрәҗәләрдә дә мәдәният үсешенә системалы ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез. Быелдан «Гаилә» яңа гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру башланды, аның кысаларында «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты чаралары гамәлгә ашырыла, – диде Радий Хәбиров. - Тармак үсешенә быел без федераль бюджеттан 248 миллион сум акча җәлеп иттек, ә киләсе елда бу сан өч тапкырга артачак. Русия Мәдәният министрлыгына мондый җитди ярдәм өчен рәхмәт.

Тармакның иң мөһим юнәлеше – махсус хәрби операциягә ярдәм итү. Сүз мәдәният өлкәсенә СВО катнашучыларын һәм ветераннарын җәлеп итү, патриотик тематикага яңа әсәрләр иҗат итү, иҗат коллективларының һәм башкаручыларның хәрбиләр алдында чыгышлары турында бара. Төбәктә мәдәни учреждениеләр челтәрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, «Гаилә» проекты, «Башкортстан Республикасы мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү» дәүләт программасы кысаларында театрлар, музейлар, китапханәләр, мәдәни үзәкләр актив төзелә һәм реконструкцияләнә.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас