+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 декабрь 2025, 02:46

Миләүшә "салмыш" түгел!

"Башкорт хуҗабикәсе" утырып очкан самолетны хезмәтләндерүчеләр башка фикердә.

Миләүшә "салмыш" түгел!Миләүшә "салмыш" түгел!
Миләүшә "салмыш" түгел!

Республиканың танылган блогеры Миләүшә Шәйхелисламова кайда да игътибар үзәгендә. Хәтта һавада да!

Үзенең язылучыларын Төркиянең Истанбул шәһәренә алып барганда, ул аларны, самолетта тәкъдим ителгән ризыктан башка, шаурма, как кебек тәмлекәчләр белән сыйлаган, һава лайнерын хезмәтләндерүчеләрне дә онытмаган. Алар бик күңелле аралашып барган. Иң күңеллесе - Миләүшә инде әлбәттә!

Стюардессаларга бу ошамаган, алар Миләүшәне "салмыш" дип уйлаган һәм берничә тапкыр кисәтү ясаган. Бу аның ачуын чыгарган. Әмма блогер барыбер "бөтен самолетны сыйладым", дип шатланган.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас