+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2025, 14:20

Иҗтимагый палата эшенә йомгак ясалды

«Торатау» конгресс-холлында Башкортстан Иҗтимагый палатасының киңәйтелгән йомгаклау утырышы булды. Палата рәисе вазыйфасын башкаручы Рамил Рәхимов 2025 елга төп нәтиҗәләр ясады, шулай ук киләсе елга стратегик юнәлешләрне атады.

Иҗтимагый палата эшенә йомгак ясалдыИҗтимагый палата эшенә йомгак ясалды
Иҗтимагый палата эшенә йомгак ясалды
Хисап чорында палата 1500гә якын чара уздырган. Эшчәнлекнең үзәге булып җәмәгатьчелек контроле кала: 16 мониторинг үткәрелгән, алар барышында бөтен республика буенча 4000 объект – 3100 каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы, 559 балалар һәм спорт мәйданчыгы, 11 медицина оешмасы учреждениесе һәм 263 сайлау участогы тикшерелгән.

"Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә кирәкле инструмент ролен раслый, – диде Рамил Рәхимов. – Безнең эш хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлеккә һәм гражданнардан актив рәвештә кире элемтә алуга корыла".

Палата җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән 2025 ел актив патриотик эш һәм СВОда катнашучылар ярдәме билгесе астында узган. Палата даими рәвештә гуманитар ярдәм җыюлар оештырган, җылыту пояслары, маскировка челтәрләре ясау буенча төрле мастер-класслар, СВОда катнашучылар белән очрашулар, «Батырлык дәресләре» үткәргән.

Медицина учреждениеләре өчен бердәм тел стандарты өстендә эш елның мөһим системалы проекты була. БР Фәннәр Академиясе белән берлектә башкорт телендә 2400дән артык исемдәге вывеска һәм күрсәткечләрнең норматив тәрҗемәләр җыентыгын эшләү башланган. Бүген БР Иҗтимагый палатасы җитәкчелеге һәм БР Фәннәр Академиясе арасында хезмәттәшлек турында тиешле килешү имзаланган.

Мондый эшнең нәтиҗәлелеге федераль дәрәҗәдә югары бәяләнщ. РФ Иҗтимагый палатасы һәм RAEX агентлыгы рейтингы нәтиҗәләре буенча, Башкортстан палатасы югары нәтиҗәлелек дәрәҗәсе булган төбәкләр рәтенә, шулай ук мәгълүмати ачыклык буенча ТОП-3 һәм медиактивлык буенча топ-10га кергщн.

Утырыш 2026 елга өстенлекләрне билгеләү белән тәмамланды. Беренче чиратта-СВОда катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм Русиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә һәрьяклап ярдәм итү, Республика халыкларының милләтара татулыгын һәм дуслыгын ныгыту, шулай ук 2026 елгы сайлау кампаниясенә һәм сайлауларда тавыш бирүгә җәмәгатьчелек контроле.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас