+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2025, 07:00

Ике әбекәй алдана язган

Уфада детектив язарлык ике вакыйга булган: шәһәрнең өлкән яшьтәге кешеләрен чак кына күпьеллык тупланмаларыннан мәхрүм итмәгәннәр.

Ике әбекәй алдана язганИке әбекәй алдана язган
Ике әбекәй алдана язган
Өч көн эчендә җинаятьчеләр аларның ике миллион сумнан артык акчасын алырга тырышып караган, ә пенсионерларны алдаган схемалар шулкадәр ышандырырлык булган ки, вакыйгаларны соңгы моментта гына туктата алганнар. Җинаятьчеләрнең планнарын банк хезмәткәрләре җимерә алган.

Беренче очрак 25 ноябрьдә була. 78 яшьлек ханым "Уралсиб" банкының Октябрь проспектындагы бүлегенә 1,2 миллион сумлык кертемне вакытыннан алда ябу өчен килә. Ул нык борчылган, аңлатмаларда буталган һәм һәрвакыт акчаны ашыгыч рәвештә алуның яңа сәбәбен уйлап тапкан — әле ремонтка, әле башка кирәк-яракларга. Банк белгечләре һәм полицейскийлар белән сөйләшүләрне ул кире каккан, барысы да контрольдә дип ышандырган. Соңрак кына полиция бүлегендә пенсионер аңа шалтыратулар килүен таныган, ләкин кемнән икәнен әйтә алмаган.

Ике көннән шул ук бүлеккә 88 яшьлек әбекәй мөрәҗәгать иткән, ул 960 мең сумга диярлек кертемне вакытыннан алда ябуны сораган. Аның телефонына янәсе дәүләт структуралары вәкилләреннән шалтыратулар килгән. Алар пенсионерның акчасы «куркыныч астында» дип ышандырган — акчаларны алырга һәм аларны башка банкта «хәвефсез счетка» күчерергә кирәк дигәннәр.

Ике эпизодта да банк хезмәткәрләре мошенниклык схемасыннан шикләнгән. Алар полиция белән оператив элемтәгә кергән. Уртак тырышлык белән пенсионерларның тупланмаларын саклап калганнар.

Шуны истә тотарга кирәк: банк, энергокомпанияләр яки дәүләт органнары хезмәткәрләре беркайчан да акча күчерүне, СМС-кодлар яки парольләр атауны сорамый. Теләсә нинди шикле шалтырату вакытында сөйләшүне шундук туктатырга һәм оешмага шалтыратырга кирәк. Әгәр дә кемгә дә булса СМС-код яки конфиденциаль мәгълүматлар хәбәр итсәгез, кичекмәстән банкның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итегез.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас