

Красноусол район дәваханәсенең баш табибы, Башкортстанның атказанган табибы Хакимҗан Сәфәргуловны 117 мең сум ришвәт алган вакытта тоткарлаганнар.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында һәм төбәкнең Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, ул ришвәт алуда шикләнелә.
Тикшерү версиясе буенча, баш табиб хезмәткәрләреннән ай саен эш хакының һәм акчалата түләүләрнең бер өлешен үзенә бирүне таләп иткән, моның өчен ул аларга эш урынында яклау вәгъдәләгән.
Стәрлетамак шәһәр суды ришвәт алу мәддәсе буенча гаепләп, Хакимҗан Сәфәргуловны 2 айга кулга алган.
Фото: "Башинформ"