+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Декабря 2025, 04:50

Декрет ялындагы хатын Долинага 15 миллион сум тиеш

Суд Казанда яшәүче декрет ялындагы хатынны Лариса Долинага 15 млн сум түләргә мәҗбүр иткән.

Декрет ялындагы хатын Долинага 15 миллион сум тиешДекрет ялындагы хатын Долинага 15 миллион сум тиеш
Декрет ялындагы хатын Долинага 15 миллион сум тиеш
Ул үзенең банк картасын җырчы Лариса Долинаның акчаларын чыгару схемасына катнашы булган затларга 20 мең сумга саткан булган.

Бу хакта 14 декабрьдә билгеле булды. Финанс кыенлыклар кичергән ханым, яңа танышы тәкъдиме буенча, дистанцион рәвештә карта рәсмиләштерә, яңа телефон һәм сим-карта сатып ала, шуннан соң барысын да аңа тапшыра, моның өчен 20 мең сум акча ала. Бу очрашудан соң аларның элемтәләре туктала.

Суд Долина адвокатларының мошенниклар урлаган акчаны счет хуҗаларыннан түләтү турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде. Аргумент сыйфатында җавап бирүче ханым авыр тормыш шартларына: баласы һәм бурычлары булуга сылтанган. Әлеге хатын-кыздан тыш, дәгъвада тагын тугыз җавапчы бар. Суд карары нигезендә, алар Лариса Долинага кайтарырга тиешле гомум сумма якынча 54 млн сум тәшкил итә.

Әлеге очрак "Долина схемасы" дип аталган күләмле тикшерүнең бер өлеше булып тора, аның кысаларында мошенниклар билгеле затларга кредитлар рәсмиләштереп акча урлаган.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас