+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Декабря 2025, 16:50

Документлар - милли мессенджерда

Илебез мессенджерының плюслары арта. "МАХ" кулланучылары "Дәүләт хезмәтләре"ннән үз документларына тиз керә ала.

Документлар - милли мессенджердаДокументлар - милли мессенджерда
Документлар - милли мессенджерда

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Паспортның электрон версиясе, машина йөртү таныклыгы, СНИЛС, ОМС полисы һәм ИНН (кулланучы ризалыгы белән) аның "МАХ" профилендә чагылачак. Мәгълүматларга керү биометрияне таләп итми. Документлар карточкалары кулланучы профилендә санлы ID бүлегендә бар.

Документлардан тиз файдалану өчен "МАХ" кушымтасын һәм "Дәүләт хезмәтләре"н яңартырга, санлы ID бүлегенә күчәргә, документны сайларга, беренче куллану өчен "Дәүләт хезмәтләре"ндәге мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт бирергә кирәк.

Алга таба документлар исемлеге киңәйтеләчәк, аерым алганда анда транспорт чаралары һәм балаларның төп документлары турында мәгълүматлар барлыкка киләчәк.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас