Уфадан 21 яшьлек студент кыз мошенникларга 1,5 миллион сумнан артык акча биргән. Җинаятьчеләр мошенниклык операцияләрен булдырмый калу һәм акчаларны саклап калу сылтавы белән аларны яңа банк счетына күчерергә киңәш иткән.
Салават шәһәрендә яшәүче 75 яшьлек пенсионер хатын мошенникларга 997 мең сумын тоттырган. Шалтыратучылар үзләрен ФСБ һәм Үзәк Банк хезмәткәрләре дип таныштырган һәм хатын исеменнән билгесез кешеләр дустанә булмаган илләргә акча күчерә, дип хәбәр иткән. Мошенниклык операцияләрен булдырмау өчен "белгечләр" әбекәйне булган акчаларын "хәвефсез счетка" күчерергә күндергән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: уяу булыгыз! Сезгә карата законсыз операция ясалуы турында шикле шалтырату кергән очракта әңгәмәне өзегез. Үз акчаларыгызны "хәвефсез счет"ка күчермәгез, таныш булмаган затларга телефон аша үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны хәбәр итмәгез.