+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 декабрь 2025, 03:45

Тукталышта павильон куелды

Туймазы шәһәренең Әгертамак бистәсе халкы моның өчен рәхмәт белдерә, ләкин проблемалар кала әле.

Тукталышта павильон куелдыТукталышта павильон куелды
Тукталышта павильон куелды

Узган атнада Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары халыкның 5851 мөрәҗәгатен теркәгән. Алдагы атнадагы белән чагыштырганда алар саны 1114кә кимрәк.

Юллар темасы буенча 1594 хәбәр килгән. Иң күп комментарийлар юлларны ремонтлау, чокырларны ямау, грунт юлларны карап-тоту буенча. Шулай ук, машина юллары буйлап яктырту урнаштыруны һәм тротуарларны төзеклән­дерүне сораучылар күп. Ешрак Уфа, Иглин, Туймазы һәм Бәләбәй районнарында яшәү­челәр язган.

Төзекләндерү темасы икенче урында –─ 974 шәрех. Алар арасында җәмәгать урыннарында яктырту булмау, аларны чүп-чардан чистарту, төзекләндерү буенча хәбәрләр күпчелекне тәшкил итә. Өченче урында торак-коммуналь хуҗалык темасы –─883 хәбәр. Торак-коммуналь хез­мәт­ләр өчен түләүнең артуына зарланучылар күп. Халык түләү сроклары һәм җылыту тарифлары турында сораулар белән дә мөрәҗә­гать иткән. Җылыту сыйфаты буенча сораулар килү дәвам итә.
Менә хәл ителгән берничә инцидент. Туймазы шәһәре­нең Әгертамак бистәсендә яңа тукталыш павильоны урнаштырылган: хәзер укучылар мәктәп автобусын уңайлы шартларда көтә.

Бу хакта шушында яшәүче ханым сораган, ноябрьдә ЦУР социаль чел­тәрләрдәге хәбәрне тер­кәгән. Туймазы районы хакимияте әлеге хәлне эшкә алган. Башта тукталыш павильоны өчен мәйданчык әзерләгәннәр, аңа вак таш түшәгәннәр. 4 де­кабрьдә халыкка тукталыш урнаштырылу турында хәбәр иткәннәр.

Әгертамакта яшәүчеләр моның өчен рәхмәт белдерә. Ләкин проблемалар кала әле. “Әлбәттә, зур рәхмәт, ләкин анда яктырту урнаштыру мотлак. Тукталышка барып җитү өчен яхшы юллар да кирәк, тротуарлар бөтен җирдә дә юк. Юллар тар, юл билгеләре юк диярлек. Әгертамакта 33 урам бар, ләкин асфальт түшәлгән юллар, каты өслекле уен мәйданчыклары, яшьләргә ял итәргә урын юк”, ─– дип язган бер кеше. Туймазы районы хакимиятеннән мөрәҗә­гатьне эшкә алу турында бел­дергәннәр.
Нефтекамадагы Мәдәният һәм ял паркында халык соравы буенча балалар мәйдан­чыгындагы ватык җиһазларны ремонтлаганнар. “Чисталык һәм тәртип хезмәте” эшче­ләре, урынга чыгып, уен җиһазларын тикшергән, ә соңыннан ватылган элементларны төзәткән.

Мәләвезнең Космодемьянская урамында яктырту мәсьәләсе хәл ителгән. Моны социаль челтәрләрдәге хәбәр­ләрдән соң эшләгәннәр. Комментарий Башкортстанга идарә итү үзәгенә эләккән. Мәләвез районы хакимия­тенең торак-коммуналь хуҗа­лык бүлеге белгечләре проблеманы хәл итүгә алынган. Ноябрь ахырында урамнарны яктырту өчен өстәмә ике яктырткыч куелган.

Әбҗәлил районының Әс­кар авылында электр баганасына ремонт ясалган. Халык Беренче май урамында агач терәкләрнең һәм электр чыбыкларының искерүенә игътибар иткән һәм аларны алмаштыруны сораган. Район хакимияте мөрәҗәгатьне тер­кәгәннән соң “Электр челтәр­ләре” компаниясе белгечләре эшкә керешкән. 4 декабрьдә электрүткәргеч линиясендә эшләр төгәллән­гән: иске агач баганаларны ─– тимербетонга, ә чыбыкларны СИПка алмаштырганнар.

Яңавылның Белинский урамында чокырлар ремонтланган. Бу хакта шушында яшәүче кеше сораган. Комментарий Башкортстан ­ЦУРы­на эләк­кән. Яңавыл районы хакимияте әлеге хәлне эшкә алган. Халыкка бу урам буенча юлны ремонтлау агымдагы елның дүртенче кварталына планлаштырылуы турында хәбәр иткәннәр. Ноябрь ахырында эшләр төгәлләнгән.
Уфаның Киров районында яшәүчеләр кайбер водитель­ләрнең “Яшь армиячеләр” скверындагы парковкадан газон аша чыгуына игътибар иткән һәм бу хакта социаль челтәрләрдә язган. Мөрәҗә­гатьне эшкә алганнар. Машиналар газоннар һәм тротуарлар буенча уза алмасын өчен бетон ярымшарлар урнаштырырга карар иткәннәр. Де­кабрьдә профильле хезмәтләр аларны урнаштырган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас