+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Декабря 2025, 08:45

55 яшенә – туу турында таныклык!

Ярты гасырдан артык ул бернинди документсыз яшәгән һәм эшләгән.

55 яшенә – туу турында таныклык!55 яшенә – туу турында таныклык!
55 яшенә – туу турында таныклык!
Пермьдә яшәүче хатын 55 ел паспортсыз яшәгән. Алай гынамы! Аның хәтта туу турындагы таныклыгы да булмаган. Барлык документларны үзенең юбилее алдыннан гына алган. Бу хакта “Mash” телеграм каналы хәбәр итә.

Хатын үзе сөйләвенчә, ул туганда әнисе ЗАГСка баланы теркәү өчен мөрәҗәгать итмәгән. Ул балалар бакчасына да, мәктәпкә дә йөрмәгән. 18 яшькә кадәр хатын Казанда яшәгән, аннары Пермьгә күчкән.

55 ел буена рәсми булмаган рәвештә эшләгән, пособиеләр һәм медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать итә алмаган, чөнки документлары юк. Юбилее җиткәч, судка юлланган. Аның үтенечен канәгатьләндереп, бу дөньяда барлыгын таныганнар. Ярты гасырдан артык бернинди документы булмаган гүзәл зат бәхетеннән хәтта елап җибәргән.

Моңа кадәр шундый очрак Воронежда теркәлгән — анда яшәүче хатын 12 ел дәвамында туу турында документ ала алмыйча азапланган.

Фото:“Mash” телеграм каналы

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас