Гаилә тамырларын өйрәнүче һәркем иртәме-соңмы шундый мәсьәлә белән очраша: үзенең тырыш хезмәт җимешләрен ничек саклап калырга һәм аларны якыннарың, нәсел дәвамчыларың белән ничек бүлешергә? Бу мәсьәләне чишү юлларының берсе – гаилә тарихын җентекле өйрәнү. Укучылар игьтибарына тәкъдим ителгән китапның һәр битендә нәселнең үткәне яңадан җанлана, алар тарихка кагылырга, аны барлык нечкәлекләре белән тоярга мөмкинлек бирә.
Авторлар болай дип язган: “Кадерле, якын кешеләребез, ата-бабаларыбыз, әти-әниләребез, туганнарыбыз турындагы истәлекләрне саклау, киләчәк буыннарга нәселебез турында мәгълүматларны түкми-чәчми тапшыру теләге – нәкъ менә шушы хисләр безне әлеге китапны язарга рухландырды.
Без туган авылыбыз Рәсмәкәйнең тарихын һәм Гарифуллиннар нәселенең язмышын җентекләп өйрәнеп, үткәннәрнең кыйммәтле мизгелләрен барладык.
336 битлек бай эчтәлекле “История деревни Расмикеево” китабында укучылар өчен беренче тапкыр басылган кыйммәтле мәгълүматлар – элек өйрәнелмәгән тарихи документлар һәм материаллар тупланган. Әлеге китап Рәсмәкәй тарихын өйрәнүдә яңа, мөһим адым булыр, авыл турындагы истәлекне кадерләп сакларга һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез”.
Авторлар максатына ирешкән, дип зур ышаныч белән расларга була, чөнки тикшеренүләр барышында тарихи чыганаклар аша авыл турында бай мәгълүмат китерелә. Атап әйткәндә, элекке Уфа һәм Бәләбәй өязләре чигеннән агучы Чәрмәсән елгасы буендагы Рәсмәкәй, Югары Сәет, Купай, Түбән Сәет, Бакай, Бәшир, Яңа Калмаш һәм Иске Йомран авылларында яшәгән аз җирле крестьяннар 1908 елда, киңәшләшеп, яңа җиргә күчеп китәргә булалар. Күчеп утырырга яраклы җирне табар өчен үзләренең арасыннан Рәсмәкәй авылы кешеләре Мөхәммәтәмин Хәбибуллин белән Сәетгәрәй Гыйззәтуллинны Уфаның Крестьян җир банкына җибәрәләр. Алар Сафронова дигән бер бай хатынның Урман-Куди волосте Сим елгасы буендагы җирләре сатылуын ишетә һәм бу хакта Сафронованың йортына барып сөйләшә. Байбичә шушы 1351 дисәтинә җирен Уфа Крестьян җир банкы аша дисәтинәсен 62 сум белән сатарга ризалаша. Халык вәкилләре Сафронова һәм банк тәкъдим иткән шартларда җирне сатып алырга була һәм бу турыда халык белән киңәшләшер өчен авылларына кайтып китә. Вәкилләр авылга кайткач, яңа җиргә күчеп китәргә ризалык биргән кешеләрне чакырып, килешү төзиләр. 90 кеше кул куйган бу килешү 1908 елның 27 сентябрендә Бакай волосте идарәсе тарафыннан расланган. Бу 90 кешенең 31е – Рәсмәкәй авылыннан, 21е – Югары Сәет, 12се – Купай, 10сы – Түбән Сәет, 4се – Йомран, 2се – Бакай, 6сы – Бәшир, 3се – Калмаш авылыннан. Күчеп килүчеләрнең күбесе Рәсмәкәй авылыннан булгач, яңа авылга да “Рәсмәкәй” дип исем бирелгән”.
1908 елның ноябрендә Хәбибуллин белән Гыйззәтуллин халыктан берникадәр акча җыеп, ышаныч язуы һәм килешү тексты белән яңадан Уфага киләләр. Иң элек Сафронова белән аның җирен сатып алу турында килешү төзиләр. Бу документны Уфа округ суды каршындагы өлкә нотариусы раслый. Вәкилләр Сафроновага җир хакын түләү өчен банктан 80 мең сум ссуда ала.
Уфа Крестьян җир банкы тарафыннан бирелгән ссуда турында документ Башкортстан Милли архивы фондларында саклана. “Уфимское отделение Крестьянского поземельного банка. Дело № 3514, ссуда № 89762. Список Размекеевского товарищества Уфимского уезда, Урман-Кудейской волости. Купчая крепость утверждена старшим нотариусом 7 ноября 1908 года, № 563/2820” дигән документның күчермәсен авторларның китапка тулысынча кертүе шактый уңышлы алым. Рәсмәкәй авылына беренче күчеп килүчеләр һәм җир сатып алучылар арасында Наилә Хәбибуллина (Гарифуллинаның) ата-бабалары Гарифулла Гыйззәтуллин (гаиләдә 5 ир-егет, 18 дисәтинә), Биктаһир Фәхретдинов (гаиләдә 2 ир-егет, 6 дисәтинә) бар.
Авторлар тарафыннан табылган Рәсмәкәй авылы тарихы белән бәйле тагын бер мөһим документ – Казанда нәшер ителүче “Йолдыз” сәяси, иҗтимагый һәм әдәби гәзитендә 1910 елның 14 гыйнварында басылган кечкенә язма. Билгесез автор гәзит редакциясенә түбәндәге эчтәлекле хат юллаган: “Уфа өязе Олуг Рәсмәкәй карьясендә ошбу елга кадәр кысык җирләрдә торып, һичбер файдаланмаганымыз хәлендә безләр башка җиргә күчәргә мәҗбүр булдык, ошбуның өчен дә берничә авыл халкы җыйналып Златоуст тимер юлы Теләк ыстансиясенә биш чакырым мөсәфәдә җир алып 1908нче елның көзендә күчтек. Хәзер инде 77 йорт булды, җәмгысы җыелганда”.
Тарихи чыганаклардан билгеле булуынча, Гарифуллиннарның нәсел тамырлары морза Булгаковларга барып тоташа. Китап авторы Наилә Хәбибуллинаның картәтисе Фазлыйәхмәт Гарифуллин 1893 елның 6 гыйнварында Уфа өязе, Уфа волосте, Рәсмәкәй авылында дөньяга килгән. Метрика кенәгәсендә түбәндәге юллар язылган: “Атасы билетный солдат Гарифулла Гыйззәтулла углы Булгаков, анасы Бәдигөлҗамал казна крестьяны Бикмөхәммәт кызы Баешова”.
Фазлыйәхмәт Гарифуллин – кешелек тарихында иң дәһшәтле – беренче Бөтендөнья сугышы утында янган ир-егет. Аның турындагы мәгълүматларны авторлар “Памяти героев Великой войны 1914-1918 годов” интернет-порталында (gwar.mil.ru) эзләп тапкан.
60нчы Замосцк пехота полкының 23 яшьлек рядовой солдаты Фазлыйәхмәт Гарифуллин 1916 елның 23 маенда Петухово авылы янындагы (хәзерге Украинаның Ровно өлкәсе, Млинов районы, Петушков авылы) сугышта каты яралана. Ул берничә көн хәбәрсез югалучылар исемлегендә була, аны якташы табып алып ярдәм иткән. Документлардан күренүенчә, Фазлыйәхмәт Гарифуллин 1916 елның 26 маенда Киев шәһәрендәге 4нче Бөтенрусия земство берлеге госпиталенә озатыла. Аннары 1916 елның 4-11 июнендә Орел шәһәренең 1нче госпиталендә дәвалана. 1916 елның 12 июнендә ул Орелдан 44нче поезд белән Туланың Кызыл Хач шәфкать туташлары җәмгыяте лазаретына күчерелә.
Дәвалау тәмамланганнан соң, солдат Фазлыйәхмәт Гарифуллин туган ягына кайта. Әтисе, Рәсмәкәй авылы старостасы Гарифулла Гыйззәтуллин белән аларга тагын бер авыр сынау кичерергә туры килә. Аларны акгвардиячеләр бик каты җәзалый: камчы белән кыйныйлар. Әҗәлдән могҗиза гына саклап кала.
Китапта гаиләнең башка вәкилләре турында да укучыны кызыктырырлык материаллар бирелгән, мәсәлән, Фазлыйәхмәт Гарифулла улы, белемгә омтылучан, укымышлы Хәдичә Фәхретдиновага өйләнә. Аның оныгы архивында Хәдичә Биктаһир кызына 1909 елның 14 апрелендә Уфада мөгаллимә Камилә ханым Касыймова тарафыннан бирелгән “Кызлар шәһадәтнамәсе” саклана, анда барлык фәннәрдән дә тик “бишле” билгесе генә куелган.
Хәдичә Биктаһир кызы белән Фазлыйәхмәт Гарифулла улы биш ир бала: Әзһәр, Фатих, Рәшит, Зәки һәм Тәлгатьне тәрбияләп үстерәләр.
Бөек Ватан сугышы елларында Фазлыйәхмәт Гарифуллин хезмәт армиясендә була, Иглин районының Урман станциясендә эвакуацияләнгән хәрби заводта көнне төнгә ялгап эшли.
Аның 1924 елның 25 сентябрендә туган өлкән улы Әзһәр Гарифуллин 1940 елның маенда Бакуга ФЗОга укырга китә. Сугыш башлангач, ул Бакуда оборона корылмалары төзүдә катнаша, Сумгаитта заводта сугыш кирәк-яраклары җитештерә. 1942 елда Азәрбайҗан ССРының Сумгаит хәрби комиссариаты тарафыннан армия сафларына алына. Моздок юнәлешендә барган канкойгыч сугышларда минометчы булып хезмәт итә. Сугышларның берсендә Әзһәр Фазлыйәхмәт улы каты яралана, 1942 елның ноябреннән 1943 елның июленә кадәр Азәрбайҗанның Агдам шәһәрендәге 1559нчы госпитальдә дәвалана. Табиблар аны савыгу өчен туган авылы Рәсмәкәйгә кайтарып җибәрәләр. Өч айдан соң Әзһәр Гарифуллин яңадан фронтка китә. Исәп кенәгәсеннән күренүенчә, ул 1943 елның 10 октябрендә Олы-Теләк районы хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә алына. 11нче аерым запас тимер юл полкында 1943 елның 14 ноябренә кадәр хезмәт итә. Аннары 33нче аерым күпер тимер юл батальонына күчерелә. Әзһәр Гарифуллин 1949 елның мартына кадәр шул ук батальонда юлчы сыйфатында хезмәт итә. Украина, Польшада тимер юллар һәм күперләр төзү һәм ремонтлауда, Днепр, Днестр елгалары, Сандомир шәһәре янында Висла елгасы аша күпер салуда катнаша, китапта бу хакта шундый истәлекләр китерелгән: “1945 елның мартында безне Ерак Көнчыгышка күчерделәр, анда Иркутск-Смолянка күперен төзедек. 1943 елның октябрендә Рәсмәкәйдән киткәннән соң, алты ел үткәч, 1949 елның 11 мартында туган ягыма кайттым”. Әзһәр Фазлыйәхмәт улы тормыш иптәше Фәгыйлә Гариф кызы белән алты бала – дүрт батыр ул һәм ике гүзәл кыз үстерәләр.
Әйткәндәй, Фәгыйлә Гарифуллина (Хәйретдинова) 1925 елның 9 мартында Уфа кантоны Олы-Теләк волосте (хәзер Иглин районы) Әмир авылында дөньяга килгән. Китапта Әмир авылы тарихы буенча байтак кына архив материаллары урын алган, авылның килеп чыгышы, беренче күчеп килүчеләр, Фәгыйлә Гарифуллинаның әти-әнисе, Гариф Хәйрулла улы Хәйретдинов һәм Фәрхиҗиһан Усман кызы Хәйретдинова, туганнары турында мәгълүматлар бирелә. 1911 елның 25 апрелендәге Крестьян җир банкының Уфа бүлекчәсе тарафыннан җир сатып алу турында документта Фәгыйлә Гариф кызының картәтисе Хәйрулла Хәйретдиновның култамгасы бар.
Китапта Рәсмәкәйдә балаларга белем биргән укытучылар һәм авылдан чыккан билгеле шәхесләр турында бай мәгълүмат тупланган. Менә аларның кайберләре.
Мәгърифәтче Хәмзә Йосыф улы Долотказин, татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләгән, балалар укыткан, Пенза өлкәсендә, Башкортстанда мәктәпләр ачкан шәхес. 1913-16 елларда Хәмзә Долотказин земство башлангыч мәктәпләре өчен укытучылар әзерләүче өч еллык педагогик курсларда белем алып, Уфа земство управасы тарафыннан Яңа Рәсмәкәй башлангыч мәктәбенә укытучы һәм мөдир итеп билгеләнә. Бу авылда ни мәктәп, ни мәктәп өчен бина булмаган. Ул мәктәп төзер өчен акча табып, бинасын төзетеп, бу авылда беренче белем йортын ача.
Рәсмәкәй мәктәбендә 1921-23 елларда Мәгафүрә Сәетгалиева җыештыручы булып эшли, аның ике улы була, алар революцион вакыйгаларда актив катнаша. Шуларның берсе, Сәхибгәрәй Сәетгалиев, 1920 елның 8 июленнән 26 сентябренә кадәр Татар революцион комитеты рәисе була. Шул ук елның сентябрендә ул Татарстан АССРы Халык Комиссарлары Советы Рәисе итеп билгеләнә. 1924-25 елларда Сәхибгәрәй Сәетгалиев Кырым АССРы Халык Комиссарлары Советы рәисе булып эшли.
Әйтергә кирәк, китапта язмышлары Рәсмәкәй авылына бәйле бихисап шәхесләр турында мәгълүмат бирелә. Дан Кинельский (Идрисов Абдулла Мәхмүтҗан улы), 1930-56 елларда Иглин районының Рәсмәкәй, Казаяк һәм Олы Теләк авылларында балаларга белем биреп, күңелләренә яктылык орлыклары чәчкән. Аның гомере 1982 елның 5 ноябрендә Рәсмәкәй авылында өзелә, ул Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылында җирләнә. Дан Кинельский – Башкортстанның атказанган укытучысы (1949), РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1956), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры (1949). Ул Коръәнне гарәп теленнән башкорт әдәби теленә тәрҗемә итә. Әлеге изге хезмәте өчен аңа үлгәннән соң, 1994 елда, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.
1993-2002 елларда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары булып эшләгән, Агыйдел шәһәренең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән Башкортстан атом электр станциясенең беренче директоры Мидхәт Шакировның нәсел тамырлары Гарифуллиннар һәм Рәсмәкәй авылы белән тыгыз бәйле. Мидхәт Әхмәт улы каты һәм дәвамлы авырудан соң 2006 елның 21 мартында 66 яшендә вафат була һәм Иглин районының Рәсмәкәй авылы зиратында җирләнә.
РСФСРның персональ пенсионеры, 1920 елдан КПСС әгъзасы булган Фаяз Габбасов 1965-66 елларда авыл тарихына кагылышлы бай материаллар туплаган. Әлеге мәгълүматлар машинкада басылган кульязма рәвешендә сакланган. Кульязма ярты гасырдан артык вакыт дәвамында үзенең сәгатен көтә. Авторлар фикеренчә, Фаяз Габбасов тарафыннан җыелган кыйммәтле мәгълүмат киләчәк буыннар өчен сакланырга һәм авылдашларга җиткерелергә тиеш. Хәбибуллиннарның китабында әлеге кульязмадан кайбер кызыклы фактлар да урын алган.
Авторлар “История деревни Расмикеево” китабын Башкортстан Республикасы Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенә, Башкортстан Дәүләт китап палатасына (Республика матбугат архивы), Иглин районы хакимиятенә, Иглин районы тарих-туган якны өйрәнү музеена, Иглин үзәк район китапханәсенә, Иглин районы хакимиятенең архив бүлегенә, Майский авыл советына, Рәсмәкәй авылы китапханәсенә, Башкортстан, Татарстан, Чиләбе һәм Самара өлкәләре, Мәскәүдә яшәүче туганнарына, якыннарына һәм авылдашларына тапшырган.
“Иглин тарих-туган якны өйрәнү музеенда күңелне җылыта торган чагу вакыйга булды! Без зур шатлык белән “История деревни Расмикеево” дигән искиткеч китап авторлары Наилә һәм Фәнүз Хәбибуллиннарны кабул иттек.
Бу кыйммәтле китап – фидакарь хезмәт нәтиҗәсе, анда тарихи фактлар, архив документлары һәм җанлы истәлекләр тупланган, ул Иглин районы Рәсмәкәй авылы һәм Гарифуллиннар нәселе тарихына багышланган. Китап музей һәм туган як тарихы белән кызыксынучылар өчен чын бүләк булды.
Иглин районының юбилей елында безгә киләчәк буыннарга үткәннәр турында хәтерне сакларга һәм тапшырырга мөмкинлек бирә торган үзенчәлекле экспонатлар алу аеруча күңелле.
Төбәк тарихын саклауга керткән өлешләре өчен Наилә Әзһәр кызы һәм Фәнүз Әфгал улы Хәбибуллиннарга чын күңелдән рәхмәтлебез! Сезнең китабыгыз безнең экспозициядә лаеклы урын алачак һәм барлык килүчеләр өчен дә кыйммәтле белем чыганагы булачак. Туган якка булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт!” – дип яза Иглин тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре.
Китап авторлары фикеренчә, тарихны танылган шәхесләр һәм данлыклы геройлар гына түгел, ә гади кешеләр дә иҗат итә. Киләчәк буыннар өчен ата-аналарыбызның, әби-бабаларыбызның һәм туганнарыбызның тормыш елъязмасы зур кыйммәткә ия. Аларның язмышларында, көзгедәге кебек, тарих чагыла. Һәр тормыш юлы – кабатланмас бер тарих булганлыктан, анда әһәмиятсез темалар да, гади генә язмышлар да юк.
Республика матбугатында, 30 елдан артык “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшләп, Фәнүз Хәбибуллин — талантлы һәм иҗаты җимешле күренекле журналист булып танылган шәхес. Шушы дәвердә ул Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге журналистлар премиясенә лаек булды, аңа “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Һөнәри эшчәнлек белән чикләнмичә, ул туган төбәкнең тарихын, күренекле якташларның язмышын өйрәнеп, бу юнәлештә берничә китап чыгаруга иреште.
Гаять зур хезмәт һәм тырышлык салынган чираттагы китап – Иглин районының Рәсмәкәй авылы һәм Гарифуллиннар нәселенең тарихын туплап тәртипкә салуда беренче тәҗрибә. Әлеге җыентык киләчәк тикшеренүләр өчен ныклы нигез булыр, яшь буын вәкилләрен елъязманы дәвам итәргә рухландырыр, дип өметләнәбез. Туган як һәм гаилә тарихын хөрмәт иткән кешеләр, бу хезмәтне яңа документлар һәм материаллар белән тулыландырып, яңа китаплар язар дип ышанабыз. Бөек Михаил Ломоносов әйткәнчә, “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк!”
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
татар матбугаты ветераны.