

Судьялар алдагы судларның карарларын кире какты һәм бәхәсле квартирага милек хокукын Полина Лурьега калдырды. "Долина схемасы" гамәлдән чыгарыла.
Шау-шулы эшне Югары суд коллегиясе кичә карады. Алдагы судларның ябык режимда узган утырышларыннан аермалы буларак, бу ачык иде.
Залда төп героинялардан бары тик Полина Лурье гына бар иде. Ул, аның адвокаты нотыгына өстәмә рәвештә, судьяларның сорауларына шәхсән үзе җавап бирде. Лариса Долина ягыннан аның адвокаты катнашты.
Суд башка карар кабул итте: килешү законлы булган. Полина Лурье бүген үк элек Русиянең халык артисткасы Долинаныкы булган торакка керергә һәм судларда эшне яңадан караганчы аннан файдаланырга хокуклы.
Адвокат сүзләренчә, әгәр фатирда өченче затларга, шул исәптән Долинага караган әйберләр булса, милекче полициягә мөрәҗәгать итәргә һәм үз торагында чит милек булуын теркәргә хокуклы. Ул бу әйберләрне урамга чыгарып ташлый ала. Шулай ук йозакларны алыштыру мөмкинлеге дә кире кагылмый.