2025 елда авторлар һәм иҗат коллективлары конкурска 159 эш тәкъдим итте. Алар арасында - мәгълүмати, аналитик, публицистик материаллар, теле-һәм радиопрограммалар. Конкурсның эксперт советы утырышында берничә номинация буенча 20 җиңүче билгеләнде.
Лауреатларга бүләкләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
- Бүген бу - республика журналистларының төп иҗади ярышы. Шунысы мөһим, быел гаризалар саны ике тапкыр диярлек арткан, бу сезнең активлык һәм конкурсның югары абруе турында сөйли, - диде төбәк җитәкчесе. - Безнең көннәрдә, социаль челтәрләрнең һәр кулланучысы диярлек яңалыклар авторы була ала, профессиональ журналистика "намуслылык һәм объективлык үлчәме" булып кала. Сез яңалыклар гына тудырып калмыйча, гомуми «көн картинасын» төзисез, республикабызның меңләгән халкының иҗтимагый фикерен формалаштырасыз. Мөһим вакыйгаларга эмоциональ бәя бирәсез, социаль оптимизмны, яхшылыкка ышанычны ныгытасыз.
Республика Башлыгы ассызыклаганча, төбәкнең киңкүләм мәгълүмат чаралары конструктивлыкны, тәнкыйди фикерләүне, кешеләр өчен иң мөһим мәсьәләләрне яктыртуга юнәлгәнлекне саклап кала ала.
Мәгълүмати көн тәртибендә аерым тема – махсус хәрби операциягә, сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, республика киңкүләм мәгълүмат чаралары ышанычлы мәгълүматның иң кирәкле чыганагы булып кала.