+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Декабря 2025, 09:35

Радий Хәбиров депутатларга рәхмәт белдерде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның 28нче пленар утырышында депутатларга конструктив эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров депутатларга рәхмәт белдердеРадий Хәбиров депутатларга рәхмәт белдерде
Радий Хәбиров депутатларга рәхмәт белдерде
«Сез төзегән законнар базасы бүген республиканың барлык юнәлешләр буенча алга баруын ышанычлы тәэмин итә. Башкортстан депутатлар корпусы төбәк законнар чыгаручы буларак кына түгел, ә федераль хокукый көн тәртибен формалаштыруда абруйлы катнашучы буларак та статусын ныгыта. Быел безнең 17 закон чыгару башлангычы - Закон чыгаручылар советына, 15 федераль закон проекты Дәүләт думасына җибәрелде. Бу елның ике сессиясендә депутатлар 222 закон проектын карады, шуларның 15е закон статусын алды», – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы фикеренчә, бүген төп өстенлек – махсус хәрби операция бурычларын хәл итү. Бу закон чыгару һәм башкарма хакимиятләрнең, урындагы үзидарә органнарының һәм гражданнар җәмгыяте институтларының килешеп эшләве өчен тиешле норматив базаны, хокукый нигезне кабул итүне һәм даими төзәтүне таләп итә.

"СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 54 чарасын гамәлгә ашыруга узган елда республика бюджетыннан 13,4 млрд сум бүленде. Быел без бу акчалар күләмен икеләтә арттырдык - 25,5 млрд сумга кадәр. Быел СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән 4 закон кабул ителде, тагын 4 проект эшләү стадиясендә", - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе искәрткәнчә, быел парламент 30 еллыгын билгеләп үтте. Бу юбилей - республика тарихында мөһим вакыйга, Башкортстанның төп закон чыгару органы эшенең югары абруен һәм сыйфатын раслау.

Парламентарийлар, шулай ук, «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында» Закон кабул итте. Документның ахыргы вариантын утырышта республика финанс министры вазыйфасын башкаручы Светлана Малинская тәкъдим итте.

2026 елда республика бюджеты керемнәре - 316,2 млрд сум, ә чыгымнары 338,7 млрд сум тәшкил итәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: урта сроклы перспективага фаразланган параметрлар бюджет кытлыгын киметүгә юнәлтелгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас