

Агымдагы елның 26 декабренә кадәр халыкка мәгълүмат җиткерү һәм бурычларны түләү өчен салым хезмәтенең мобиль офислары эшли. "Яңа елга – салымнар буенча бурычларсыз!" акциясе кысаларында салым органнары хезмәткәрләре килүчеләргә салымнар буенча бурыч булу-булмау турындагы мәгълүматны ачыкларга һәм аны түләү өчен квитанция алырга ярдәм итә, салым түләүчеләрне кызыксындырган башка сорауларга җавап бирә. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.
Сәүдә үзәкләрендәге мобиль салым офисларының эш графигы белән Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе "Кайнар линия"сенең (+7 (347) 215-10-70, өстәмә 55-55) түләүсез телефоны буенча танышырга мөмкин.