Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова Башкортстан милли-мәдәни берләшмәләренең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
– Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты 30 елдан артык эшли. Учреждение эшчәнлеге гомумрусия гражданлык бердәмлеген һәм Башкортстанның күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән, – ди Эльмира Саматова. – Халыклар дуслыгы йорты 26 филиалны-тарихи-мәдәни үзәкләрне берләштерә: 20се республикада һәм 6сы Русия Федерациясе субъектларында һәм 37 милли-мәдәни үзәкнең эшен координацияли.
Республика җитәкчелеге ярдәмендә филиалларны модернизацияләү бара – мари һәм удмурт тарихи-мәдәни үзәкләре яңартылды. Бөтен эш комплекслы рәвештә, ведомствоара тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла: туган телләрне өйрәнүче күптелле күп профильле мәктәпләр, яңа буын китапханәләре, мәдәният йортлары ачыла.
Дуслык йорты эшенең махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә бәйле төп юнәлешләре идеологик-агарту, мәгълүмати-тәрбия һәм гуманитар эшчәнлекне үз эченә ала.
2022 елның сентябреннән милли-мәдәни үзәкләр белән Халыклар дуслыгы йорты даими рәвештә Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән “Без төрле – Без бергә” мәдәни-мәгариф программасы белән вакытлыча урнаштыру пунктларына чыга, ул Русиянең күпмилләтле мәдәнияте белән танышуга һәм яңа шартларга уңышлы җайлашуга юнәлдерелгән.
Шулай ук 2025 елның августыннан Сүрия Гарәп Республикасыннан килгән гражданнар белән эш дәвам итә. Бу вакыт эчендә милли Кием көне, Донбасс һәм Новороссиянең Русиягә кушылуы көне, Милли бию көне, Зур этнографик диктант, Халыклар бердәмлеге көне, Ватан Геройлары көне һәм башкорт теле көне кебек чаралар гамәлгә ашырылды. Бу эшкә Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга багышланган лекцияләр циклы белән «Белем» Русия җәмгыяте актив кушылды.
Халыклар дуслыгы йорты эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм гаилә әгъзалары өчен төрле форматтагы мәдәни-күңел ачу чаралары оештыру тора – болар тематик концерт һәм белем бирү программалары һәм башкалар. Гаилә хезмәте психологлары белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм психологик бушату сессияләре уздырыла.
2022 елдан бөтен ил алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итү омтылышында берләште. Илдә җәелеп киткән ирекле хәрәкәт, барлык төбәкләрне һәм халыкның барлык катламнарын колачлап, чын халык хәрәкәтенә әверелде.
Һәр милли-мәдәни үзәк, урыслар, башкортлар, татарлар, белоруслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, дагыстанлылар, әзербайҗаннар, үзбәкләр, таҗиклар , немецлар һәм башкалар гуманитар акцияләрдә актив катнашты.
Урыслар соборы активистлары тарафыннан бөтен республикадан 4 гумконвой оештырылды, 1000нән артык маскировка челтәре, 700 тактик носилка, 20 000 окоп шәмнәре җибәрелде. 700 000 сумлык медицина эшләнмәләре сатып алынды.
Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм Башкортстанның сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Берлеге 2022 елның көзендә “Йөрәк җылысы” акциясенә старт бирде. Корылтай әлеге акция кысаларында Русия Оборона министрлыгының Хәрби госпитальләре соравы буенча гуманитар ярдәм җыюда катнаша (шәхси гигиена әйберләре, эчке киемнәр һ.б.). 9 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. “Йөрәк җылысы “ акциясе федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнде. “Бердәм Русия” Рәисе Дмитрий Медведев Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе Юлдаш Йосыповка хәрби бүлекчәләргә һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Татар конгрессы, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе, «Сәхибҗамал» татар хатын-кызларының төбәк иҗтимагый оешмасы “Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәмнәре” акциясен башлап җибәрде, аңа барлык милли-мәдәни үзәкләр һәм битараф булмаган халык кушылды. Шулай ук 10 миллион сумлык төзелеш материаллары җибәрелде.
Халыклар дуслыгы йорты филиаллары – тарихи-мәдәни үзәкләр муниципалитетлар, “Ватанны саклаучылар” Фондының урындагы бүлекчәләре белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына зур ярдәм күрсәтәләр.
Шулай ук мәгърифәтчелек эшенә һәм республика халыкларының милләтара бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән мәдәни-массакүләм чараларга да зур игътибар бирәләр. Бу эшне федераль дәрәҗәдә дә югары бәялиләр. 2025 елда Башкортстан халыклары дуслыгы йорты “Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр өчен» номинациясендә “Милләт горурлыгы” Русия иҗтимагый премиясенә лаек булды.
2026 елда “Геройлар һәрвакыт” федераль проектын гамәлгә ашыруны дәвам итү планлаштырыла. Проектның максаты: яшь буында патриотизм хисе формалаштыру, киләчәк буыннар өчен махсус хәрби операция геройлары турында мәгълүматны документлаштыру һәм тарату. Проект кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук ирекле формированиеләргә кергән чит ил гражданнары турында видеофильмнар төшереләчәк. Махсус хәрби операция зонасында геройлык мисаллары күбәя һәм бу тарихлар геройлыкның милләткә ия булмавын һәм чын тугрылыкның сүзләр белән түгел, ә эшләр белән тикшерелүен дәлилли.
Русия Президенты Владимир Путин карары белән 2026 ел Русия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу ел илебез халыклары арасында дуслыкны, үзара аңлашуны һәм теләктәшлекне ныгыту өчен мөһим вакыйга булачак. Халыклар дуслыгы йорты һәм аның филиаллары яшьләр белән патриотик тәрбияне үстерү, Русия халыкларының тарихи хәтерен һәм гореф-гадәтләрен саклау буенча актив эшне дәвам итәчәк. 2026 ел җәмгыятьне берләштерүгә, гражданлык җаваплылыгын ныгытуга һәм Ватаныбыз киләчәге хакына уртак иҗади хезмәткә тагын бер адым булсын.