

Әлеге программа инициатив бюджетлауның киң таралган тәҗрибәсе булып тора, ул республикабызда 2014 елдан Урал аръягының 7 районы территориясендә пилот проекты буларак гамәлгә ашырылып килде. Проектлар географиясе 2016 елда барлык муниципаль берәмлекләргә һәм шәһәр округларына киңәйтелде.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы халыкка үз территорияләрен үстерүгә актив йогынты ясау өчен уникаль мөмкинлек бирә. Инфраструктураның өстенлекле объектларын төзекләндерүне һәм үстерүне халыкның киңәшләшеп билгеләве яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга ярдәм итә.
Стәрлебаш районы әлеге программада 2016 елдан катнаша. Бу вакыт эчендә 81 миллион сумнан артык суммага 110 проект гамәлгә ашырылды, акчаның 54 миллион сумнан артыгы Башкортстан бюджетыннан җәлеп ителде. Халыкның, иганәчеләрнең финанс чаралары һәм акчалата булмаган катнашуы югары оешканлык белән узды.
Программаның өстенлекләре һәркемгә ачык. Проектлар халыкның реаль ихтыяҗларыннан чыгып формалаша. Бу һәр тавышның әһәмиятле булуын аңлата, чөнки халык бюджет акчаларының ничек кулланылачагына турыдан-туры йогынты ясый ала. Икенчедән, урындагы халыкның уртак финанслауда катнашуы проект өчен җаваплылыкны һәм кызыксынуны арттыра. Өченчедән, проект тормыш сыйфатын һәм яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән, бу авылның тотрыклы үсешенә булышлык итә.
Нәтиҗәдә, халык карар кабул итү процессында дәррәү катнашканлыктан, бу гражданлык җәмгыятен формалаштыруга ярдәм итә.
Билгеле, проблемаларның күпчелеген һәрвакытта да авыл биләмәсе бюджеты хисабына хәл итеп булмый, шунлыктан “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы – инициатив бюджетлау тәҗрибәсенең берсе, ул төбәкнең социаль-икътисади үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру инструменты булып тора. Программа авыл биләмәләрендәге аеруча кискен социаль проблемаларны тиз арада ачыкларга һәм хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Әлбәттә, заявкаларның кайсына өстенлек бирү җиңел эш түгел, чөнки алар бюджет мөмкинлекләреннән һәрвакыт күбрәк.
Стәрлебаш районы халкы әлеге программаның чираттагы этабы гамәлгә ашырыла башлавын зур түземсезлек белән көтте. Хәзерге вакытта авыл җыеннары уза, анда проектны сайлау өчен кискен проблемалар барлана.
Авылларда яшәүчеләрнең бердәмлеге нәтиҗәсендә конкурста катнашучыларның барысы да җиңүгә ирешер, дип өметләнәбез.
Венера Шәрипова,
Стәрлебаш районы хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары, финанс идарәсе начальнигы.