18 декабрьдә Санкт-Петербург Милләтләр йортында «Якташлык көче - Ватан көче» яшьләр форумы узды. Чарада биредә яшәүче һәм укучы Башкортостаннан чыккан студентлар һәм яшьләр катнашты.
Форум яшьләр һәм дәүләт хакимияте органнары, мәгариф учреждениеләре һәм һөнәри бергәлек вәкилләре арасында ачык диалог мәйданчыгы буларак оештырылды. Форум эшендә яшьләрнең һөнәри, карьера үсеше, яшь белгечләрнең төбәкләр үсешендәге роле, шулай ук мәдәни тәңгәллекне һәм якташлык багланышларын саклауның әһәмияте турында фикер алыштылар.
Форумда катнашучылар алдында чыгышлары белән Башкортостанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Ринат Фәйзуллин; Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова; генерал-лейтенант, Санкт-Петербург хәрби академиясе җитәкчесе Андрей Кийко; Кронштадт районы хакимияте башлыгы Андрей Кононов һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Чараның йомгаклау өлешендә катнашучылар чәй эчү форматында аралашты.
Форум йомгаклары буенча катнашучылар Башкортостан белән ныклы элемтәне саклауның мөһимлеген ассызыклады, төбәкнең һәм илнең социаль-икътисади үсешендә яшь белгечләрнең ролен, шулай ук диалог, остазлык һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыкларын киләчәктә дә үстерү зарурлыгын билгеләп үтте.
Фото: БР студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе матбугат хезмәте