Министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ике көн дәвамында хатынның кесә телефонына билгесез кешеләр шалтыраткан, алар үзләрен популяр мессенджерларның берсенә ярдәм итү сервисы, шулай ук "Дәүләт хезмәтләре" порталы, "Росфинмониторинг", ФСБ һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре дип таныштырган. Алар аны, янәсе, чит дәүләтләрне финанслауны булдырмау сылтавы белән автомобилен сатарга һәм акчаны «хәвефсез» счетларга күчерергә күндергән.
Хатын аферистларга ышана һәм үз машинасы залогына кирәкле 800 мең сум алу өчен ломбардка китә. Әмма мошенниклык схемасы юлына әлеге оешманың иминлек хезмәткәрләре – Эчке эшләр министрлыгы ветераннары Илнур Йосыпов, Денис Никифоров һәм Ирек Байтурин баскан була. Аларның игътибарын клиентның үзен сәер һәм каушаган тәртибе җәлеп итә. Алар хатын-кыздан транспорт чарасын ашыгыч сату сәбәпләре турында җентекләп сораша башлый.
Мошенниклыкның классик схемасын танып, ветераннар ханымны килешүгә ризалашмаска күндерә, җинаятьнең характерын аңлата һәм аны территориаль эчке эшләр органына алып килә, анда ул гариза яза. Эчке эшләр министрлыгы пенсионерларының игътибары нәтиҗәсендә ханымның акчалары да, машинасы да янда калган.
Фото: МВД по РБ / телеграм-канал