+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 декабрь 2025, 11:35

Энергетикларны котлыйбыз!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә республика энергетикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

Энергетикларны котлыйбыз!Энергетикларны котлыйбыз!
Энергетикларны котлыйбыз!

- Безгә яктылык, җылылык һәм энергия бирүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! – диде Радий Хәбиров.

Киңәшмәдә идарә рәисе - «Башкортстан электр челтәре компаниясе» генеральный директоры Анатолий Пискунов предприятие хезмәт күрсәткән зонага зур электр челтәре комплексы керүе турында сөйләде. Ул 90 мең чакрымнан артык электрүткәргеч линиясен һәм югары вольтлы 609 подстанцияне үз эченә ала. Компаниядә барлыгы 8 295 хезмәткәр эшли.

2020 елдан үткән елга кадәр төбәкнең электр челтәре комплексын үстерүгә «БЭСК» кертемнәре 30 млрд сум тәшкил иткән, ә бу елның тугыз аенда инвестицияләр күләме 5 млрд сумнан артып киткән.

Бу чорда компания яңа кулланучыларны технологик тоташтыру буенча күләмле программаны гамәлгә ашыра. Электр челтәрләренә 84 меңнән артык яңа абонент – торак йортлар, социаль объектлар, эре, кече һәм урта предприятиеләр тоташтырылган. Әлеге күрсәткеч буенча предприятие ел саен Русиянең иң яхшы челтәр оешмалары рәтенә керә.

Компаниянең 2025-30 елларга инвестиция программасы 31 млрд сум акча кертүне күздә тота. Аның төп юнәлешләре - объектларны техник яктан яңадан коралландыру һәм реконструкцияләү, шулай ук яңа кулланучыларны технологик тоташтыру.

Анатолий Пискунов билгеләп үткәнчә, компания Башкортстан территориясендә социаль проектларга ярдәм итүдә, шулай ук гуманитар конвойлар формалаштыруда актив катнаша. Биш ел эчендә «БЭСК» барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 25 млрд сум салым күчергән, шуларның 7 млрд сумы республика бюджетына кергән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас