+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2025, 18:10

Хәвефсез бәйрәм таучыклары әзерме?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә кышкы аттракционнарны файдалануга әзерлек турында фикер алыштылар.

Хәвефсез бәйрәм таучыклары әзерме?
Хәвефсез бәйрәм таучыклары әзерме?


Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча республика дәүләт комитеты рәисе Урал Искәндәров хәбәр иткәнчә, торак пунктларда барлыгы 500дән артык кышкы таучык эшләячәк, шуларның 128е дәүләт теркәвенә алыначак.

Сүз югары, урта һәм түбән куркыныч категорияләренә кертелгән корылмалар турында бара. Нигездә, бу төрле материаллар һәм технологияләр кулланып эшләнгән агач таучыклар яисә катнаш корылмалар. Биеклеге 1 метрга кадәр булган боз таучыкларының техник торышын тикшерү таләп ителми. "22 декабрьгә белгечләр 112 таучыкның торышын тикшерде. Калган корылмаларны теркәү эшен 24 декабрьгә кадәр төгәлләргә уйлыйбыз", - диде Урал Искәндәров.

Дәүләт комитеты рәисе Яңа ел шәһәрчекләре территориясендә таудан хәвефсез шуу кагыйдәләрен урнаштыру зарурлыгын ассызыклады, шулай ук кышкы аттракционнарны эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү өчен 8-800-347-70-00 телефоны буенча "кайнар линия" эшләячәген өстәде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республика торак пунктларында барлыгы 573 бәйрәм шәһәрчеге төзекләндерелгән, шул исәптән 18 мәйданчык – Уфа территориясендә.

Фото: Башинформ

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас