+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2025, 12:30

“Җитди карагыз!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров урамнарны кардан чистарту эшен көчәйтергә кушты.

“Җитди карагыз!”
“Җитди карагыз!”

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык” журналистлар премиясенең әһәмияте турында белдерде.

─ Без бу төп конкурс булачак, дип килештек, һәрхәлдә, аның чыннан да абруйлы булуына омтылачакбыз, ─– дип ассызыклады төбәк Башлыгы. –─ Иң талантлы, иң җаваплы журналистларны ел саен бүләкләячәкбез. Елъязма алып барырга һәм шундый катлаулы чорда төрле бурычларны үтәүче бу журналистлар турында сөйләргә кирәк.
Радий Хәбиров “Яшьләр вакыты” Бөтенрусия премиясенең ТОП-10 финалисты исемлегенә кергән Краснокама районы хакимияте башлыгы Алексей Горбачевны котлады. Билгеле булуынча, ул, Грозный, Екатеринбург, Пермь һәм илнең башка эре шәһәрләре мэрлары белән беррәттән, “Яшьләр лидеры” номинациясендә иң яхшыларның берсе булган. Халык тавыш бирү нәтиҗәләре һәм эксперт жюри карары 20 декабрьдә Мәскәүдә “Россия” үзәгендә бүләкләү тантанасында игълан ителде.

Уфада БДБ илләренең мөмкин­лекләре чикле балалар өчен үткәрелгән беренче Спартакиадасы тәмамланды. Республика Башлыгы, һава торышы начар булуга карамастан, ярышлар уңышлы узды, дип ассызыклады. “Республика башкаласына Беларусь, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан 100дән артык яшь спортчы килде. Минемчә, беренче Спартакиада уңышлы килеп чыкты. Барлык кунаклар да канәгать кайтып китте, һәм безнең егетләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте”, –─ диде Радий Хәбиров.

Башкортстанда Яңа елга әзер­лек кысаларында 573 боз шәһәрчеге төзелде. Алар инде 42 район һәм шәһәрдә ачылган. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова хәбәр итте. Уфада 18 бәйрәм мәйданчыгы әзерләнгән, шуларның икесе үзәк­тә – Ленин исемендәге мәй­данда һәм “Торатау” конгресс-холлы янындагы мәйданчыкта.

Ирина Голованова ассызыклавынча, һава торышы аркасында кайбер муниципалитетларда боз фигураларын һәм киртәләрне урнаштыру озакка сузылган, әле эш дәвам итә.
Яңа ел бәйрәмнәрендә республикада 500дән артык кышкы таучык эшләячәк. Бу хакта Техник күзәтү буенча дәүләт комитеты рәисе Урал Искәндәров хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, объект­ларның техник торышын тикшерү белән өч аккредитацияләнгән лаборатория белгечләре шөгыльләнә. Барлык таучыклар 24 декабрьгә кадәр ачылырга тиеш. “Халыкны сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына шуарга чакырам”, –─ дип билгеләде Урал Искәндәров.

Кар ява башлау белән Башкортстан халкы урамнарны чистарту сыйфатына ешрак зарлана башлады. Радий Хәбиров Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына эшне көчәйтергә кушты. “Мин бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәрендә бу мәсьәләгә җитди каравыгызны сорыйм. Халыктан шактый күп мөрәҗәгатьләр килә. Аларга җавап бирергә һәм, иң мөһиме, бу эшне яхшы итеп оештырырга кирәк”, – диде төбәк җитәкчесе. Министрлык мәгълүматлары буенча, гомумән алганда, Башкортстанда ихаталарны җыеш­тыруга 1536 берәмлек техника һәм 2906 хезмәткәр җәлеп ителгән.

Башкортстан җылыту сезонын уңышлы узарга әзер, дип белдерде “Башкирэнерго” предприятиесенең генеральный директоры Анатолий Пискунов. Авария очракларына оператив җавап бирергә көчләр һәм чаралар әзерләнгән. Ул белде­рүенчә, “Башкирэнерго” компаниясе һәм “БСК” җәмгыяте җиһазларны ремонтлау һәм реконструкцияләү программасын вакытында һәм тулы күләмдә үтәгән. Бозлавыкны эретү системаларында әзерлек тәэмин ителгән, авария очрагына материаллар запасы булдырылган, авария хәлләре килеп чыккан очракта оператив җавап бирергә чаралар әзерләнгән. “Бу атнада 30 градуска кадәр көчле салкыннар көтелә. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә барысына да әзер булуыгызны сорыйм”, ─ дип белдерде Радий Хәбиров.

Чарада, шулай ук, Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратовның Башкорт­станның инвестицион үсешенең якынча йомгаклары турында чыгышы тыңланды.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас