+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2025, 19:10

Су башнясы яңартылачак

Благовар районының Иске Абзан авылы әлеге мәсьәләне республика программасы ярдәмендә хәл итәргә ниятли

Авылда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ) ярдә­мендә су башнясын алыштырачаклар. Биредә 10 кешедән торган инициатив төркем кыюлыгы һәм уй-фикерләр бердәм­леге белән аерылып тора. Бу төркем рәисе Рәвидә Әхмәтҗановадан тыш, аңа Гөлшат Байгуҗина, Илшат Исламов, Рөстәм Сакаев, Илшат Бикмаев, Рузалия Исхакова, Рузилә Сакаева, Гали Биглов, Рәсилә Мөхәм­мәтҗан­ова, Финат Заһидуллин актив ярдәм итә. Нәкъ менә шушы кешеләр 2024 елда искеабзанлыларны зиратны төзекләндерү буенча “Ата-бабалар истәлегенә хөрмәт” проекты белән программада катнашуга илһамлан­дыра һәм үз артыннан ияртә.

Урындагы халык һәм башка авыл кешеләре территорияне корыган агачлардан чистарту буенча гаять зур эш башкарган. Эшкә махсус техникасы һәм җиһазлары булган якташ эшкуарлар җәлеп ителгән. Проектны гамәлгә ашыру барышында Иске Абзанда ике зиратта барлыгы 47 өмә оештырылган!

Нәкъ менә шушы авыл кешеләре мисалында ППМИны оештыручыларның алдан күрүчәнлегенә инанырга була, проектка ике мөһим мәгънә салынган: социаль проблеманы хәл итү һәм халыкны берләштерү.

2025 елның 11 декабрендә Иске Абзан халкы 2026 елга программада катнашу өчен кабат авыл клубына җыелды. Халык бу җыелышка көнүзәк мәсьәләләр һәм проблемалар турында бергәләп фикер алышырга, Рәвидә Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге инициатив төркем вәкилләренең, Күчәрбай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Альфрит Байгуҗинның чыгышларын тыңларга килде.

Халык бик актив катнашты, кешеләр үз фикерләрен әйтте, юллар, урамнарны яктырту, чүп-чар җыю өчен контейнерлар җитмәү проблемаларын күтәрде, башка агымдагы мәсьәләләрне дә әйтеп үттеләр.

Иң төп проблема – 1975 елда төзелгән су башнясының тузуы нәтиҗәсендә су тәэминатының начар булуы. Альфрит Әлиф улы авылны су белән тәэмин итү темасына җентекләп тукталды, игътибарны объектның аяныч хәлдә булуына юнәлтте. Моңа кадәр алар кулланучылардан җыелган акчага яңа насослар сатып алып хәлдән чыккан. Ул шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде, шул исәптән юлларны кардан чистарту турында да.

Рәвидә Фәнхәз кызы республика проектының асылы турында сөйләде, инициатив төркем эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, саннар һәм фактлар китерде. Ул ППМИ конкурсында катнашу барышында зур ярдәм күрсәткән күренекле якташларның ролен ассызыклады һәм барлык халык исеменнән Рәзилә Камил кызы Фәйзуллинага олы рәхмәтен белдерде.

Җыелышта катнашучы Рида Заһидуллина инициатив төркемгә авылдагы мәсьәләләрне хәл итүдә тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде, авылдашларының гомум эштә активрак катнашуын теләде.

Халык инициатива белән чыкты — ППМИ-2026да “Благовар районының Иске Абзан авылында су башнясын сатып алу һәм урнаштыру” проекты белән катнашырга. Нәтиҗәдә, җыелышта катнашучыларның барысы да аны тормышка ашыру шартлары белән килеште һәм бертавыштан әлеге проект өчен тавыш бирде.

Элина ФӘЙЗУЛИНА.

Читайте нас