+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2025, 09:46

Фермер күпме зыян күргән?

Аның 848 сарыгы су астына киткән иде.

Фермер күпме зыян күргән?
Фермер күпме зыян күргән?

Бөредәге Үзәт күлендә батып үлгән сарыкларны әле һаман судан чыгарып бетермәгәннәр. Анда, коткаручылар һәм водолазлардан тыш, Бөре районы ветстанциясе лабораториясе хезмәткәрләре дә эшли. 16 декабрьдән башлап алар йогышлы авыруларны тикшерү өчен көн саен проба ала.

Бүгенге көнгә күлдән 848 баш терлек чыгарылган. Аларны Татарстан республикасының Алабуга шәһәре янындагы үләт базына да ташыйлар.

Беренче көннәрдә күлдә батып үлгән сарыклар саны 200ләп баш, дигәннәр иде, ә алар көннән-көн арта гына.

Фермер Таһар Усюбян әйтүенчә, зыян 20 миллион сумга җиткән. Өстәвенә, коткаручылар һәм башка хезмәтләр өчен дә түләргә туры киләчәк.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас