Владимир Путин Илһам Алиев белән телефон аша сөйләште. Әңгәмә барышында яклар союздашлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга теләкләрен раслады. Кремльдә билгеләп үтүләренчә, сөйләшү җылы һәм дустанә шартларда үткән.
«Сөйләшү барышында Русия-Азәрбайҗан союздашлык мөнәсәбәтләрен һәрьяклап ныгытырга һәм киләчәктәге шәхси элемтәләр турында килешенде", - дип хәбәр итә Русия Президенты Хакимиятенең матбугат хезмәте.
"Җылы һәм дустанә мөнәсәбәттәге" әңгәмә барышында Путин, шулай ук, Алиевны туган көне белән котлаган. Элегрәк Русия лидеры үзенең Азәрбайҗан коллегасына котлау телеграммасы юллаган иде.
Фото: rbc.ru