+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 декабрь 2025, 10:46

Санкин янә бәлагә тарыган

Педофилны үтергән өчен утырып чыккан Владимир Санкин, сатучыны яклап, өч пычак җәрәхәте алган.

Санкин янә бәлагә тарыганСанкин янә бәлагә тарыган
Санкин янә бәлагә тарыган

Балаларны көчләүдән коткарганда педофилны үтергән өчен хөкем ителгән уфалы Владимир Санкин яңадан җинаять эшендә катнаша. Ул урамдагы сугышта өч тапкыр пычак белән яралана. Бу юлы Санкин эш буенча зыян күрүче буларак уза, дип яза КП-Уфа.

Инцидент кибеттә башлана: Санкин сатып алучы тупаслык күрсәткән сатучыны яклап чыга. Сүз көрәше урамдагы сугышка әверелә, аның барышында Владимирга пычак белән кадыйлар.

Һөҗүм итүчене тоткарлыйлар һәм СИЗОга озаталар. Аңа аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаепләү белдерелгән.

Санкин үзе полициягә гариза бирмәгән - эшне җәрәхәтләр факты буенча кузгатканнар. Журналистлар белән сөйләшүдә ул һөҗүм итүчене гаепле дип санамавын, аннан гафу үтенү яки акча көтмәвен ассызыклаган.

Фото: "НьюсБаш"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас